Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 23:54

Чаллыдагы “Азатлык” татар яшьләре берлеге вәкилләре Нәүрүз бәйрәме уңаеннан шәһәрнең татар гимназиясенә килеп укучылар белән очрашты.

Нәүрүз бәйрәменә 1992 елның 21 мартында Татарстан мөстәкыйльлеген яклап уздырылган референдум җиңүе дә өстәлде. Татар тарихында эз калдырган шушы көн, яңадан да Нәүрүзне искә төшерү максаты белән “Азатлык” берлегенең рәисе Илмир Салих, идарә әгъзалары Дамир Шәйхетдин һәм Әмирхан Евграфов шәһәрдә татар мәктәпләреннән иң беренчеләрдән булып ачылган 2-нче гимназиядә булдылар. Алар биредә беренче сыйныфта укучы 80-ләп бала "Азатлык" берлеге вәкилләре татар гимназиясендә

"Азатлык" берлеге вәкилләре татар гимназиясендә

белән очрашты.

Очрашу барышында бу сабыйларга аңлаешлы телдә Татарстан мөстәкыйльлеге турындагы референдум, Нәүрүз бәйрәме хакында сөйләүне максат итеп куйганнар иде. Дамир Шәйхетдин чыгышында балачак күзәтүләре, урыс мәктәбендә укуга үкенү хисләре дә чагылды.

“Без 1990 елда оешкан татар яшьләре оешмасы. Ул чакларда мин мәктәп укучысы гына идем әле. Шулай да Татарстан мөстәкыйль ил булыр, дигән ышаныч булды. Мин бишенче-алтынчы сыйныфларда урыс мәктәбендә укыган чакта, сезнең шушы татар мәктәбе ачылды. Бу елларда татар мәктәпләре бик нык җитешми иде. Хәтерлим, ул елларда татар балаларын шәһәрнең төрле почмакларыннан мәктәпләргә автобуслар белән йөрттеләр. Мин аларның татарча укуларына, шулай йөртүләренә бик кызыгып карый идем. Үсә төшкәч тә, техникумга укырга кергәч, шушы мәктәп яныннан узып йөрдем. Шунда чиста, пөхтә киенгән татар балаларыннан тагын бер көнләштем. Мин мондагы татарлык сыйфатларын бик якын кабул иттем. Менә шул елларда татарлыкка нигез салынды. Шушы нигезнең зур, ирекле Татарстан дәүләте, безнең Татарстан ватандашлары булуыбызны теләп калам. Нәүрүз бәйрәмен, Татарстанның истәлекле көннәрен истә тотыгыз”, дигән теләкләрен җиткерде Дамир Шәйхетдин.

Укучылар

Укучылар

Илмир Салих балалар белән аралашкан вакытта Татарстанның үз йортыбыз булуын, анда татар телендә укуның мактаулы икәнен искәртеп китте. Шулай ук Нәүрүз хакында да белгәннәрен җиткерде.

“Нәүрүз ул яңа көн дигәнне аңлата. 21-23 март көннәрендә көн белән төн тигезләшә. Димәк, 24 сәгатьлек тәүлекнең яртысы көн, яртысы төн була. Шушы тигезләшү чорын халкыбыз өч көн бәйрәм иткән. Шушы өч тәүлектән соң көннәр тагын да яктыра башлый. Менә әле кайчан гына сез иртән мәктәпкә килгәндә караңгы булса, хәзер инде яктыда киләсез. Табигатьтә дә яңарыш башлана. Элек халкыбыз бу чорны яңа ел дип тә кабул иткән. Төрле боткалар пешереп, кызык уеннар оештырып, бер-берсен котлаганнар”, дип сабыйларга аңлатма бирде Илмир Салих.

Иртәнге сәгать сигездә башланган шушы сөйләшүләрдән соң яшьләр гимназия укучыларына Фәүзия Бәйрәмованың Батырша каһарман турында язылган китабын, Татарстан дәүләт символлары сурәтләрен тапшырдылар. “Әгәр бу китапны аңлап бетермәсәгез, борчылмагыз. Үсә төшкәч кабат-кабат укырсыз, татар халкының үткәнен белерсез”, дигән фикерләрен дә җиткеде “Азатлык” яшләре.

Шәһәрдә кайда да булса Нәүрүз бәйрәме буласы, уздырылуы хакында хәбәрләр булмады. Ә менә “урыс кышы”н озату, карачкылар яндыру турында матбугат атна буе сөйләп, язып торды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG