Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ваһапов фестивале кысаларында яшь башкаручылар бәйгесе узачак


Рәшит Ваһапов исемендәге IX Халыкара татар җыры фестивале кысаларында чираттагы яшь башкаручылар бәйгесе үткәрелә. Анда югары һәм урта музыка уку йортларын тәмамлаган яки анда укучы җырчылар катнаша. Гаризалар 10 апрельгә кадәр кабул ителә.

Ә бәйгенең йомгаклау турлары Казан шәһәрендә 23-24 апрель көннәрендә үтәчәк. Җиңүчеләр танталы рәвештә 15 майда, С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Ваһапов фестиваленең гала-концертында игьлан ителәчәк.
XS
SM
MD
LG