Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ак Барс"-"Трактор" уены алдыннан мулла "Татнефть арена"да дога укыды


"Ак Барс"лар "Салават Юлаев"ны җиңгәч. 20 март 2013
"Ак Барс"лар "Салават Юлаев"ны җиңгәч. 20 март 2013

Көнчыгыш уеннары кысасында (Восточная конференция) "Ак Барс" һәм "Трактор" очрашуы алдыннан "Татнефть арена" боз сараенда мулла дога укыды. Гагарин Кубогын яулау өчен үткәрелә торган бу уен алдыннан стадионга "Ак Барс" такымы янына мулла белән бергә православ дин вәкиле дә килгән иде, дип хәбәр итә "Бизнес Online".

23-24 мартта Казанда "Ак Барс" һәм "Трактор" очраша.

"Ак Барс" моңа кадәр Түбән Каманың "Нефтехимик" (4-0), Уфаның "Салават Юлаев" (4-3) такымнарын җиңде. Чиләбе "Трактор"ы Астана "Барыс"ы (4-3), Омски "Авангард"ы (4-1) белән очрашты һәм көндәшләренә караганда күбрәк алкалар кертте.

XS
SM
MD
LG