Accessibility links

Кыпрыс парламенты икътисадны коткару планын кабул итте


Икътисад кризисы башлангач Кыпрыста халык банклардагы акчасын алырга теләде. 21 март 2013
Икътисад кризисы башлангач Кыпрыста халык банклардагы акчасын алырга теләде. 21 март 2013
Яңа канун өлгесе нигезендә ил хакимияте проблемлы банкларның "агулы" активларын аерым бер оешмаларга күчереп "начар" банкларны юкка чыгара ала. Беренче булып Кыпрыс халык банкы ябылачак. Бу банкның активлары илдә икенче урында. Ул Европа берлеге кризисы вакытында иң күп зыян күрә, дип хәбәр ителә.

Шулай ук Кыпрыс Үзәк банкын өстенлекле вәкаләтләр белән тәэмин итү турында да канун өлгесе кабул ителде. Хөкүмәт ил эчендә капитал күчешенә киртә сала ала. Бу хәл Кыпрыстан күпләп активларны чыгару нәтиҗәҗәсендә банкларның ябылуыннан саклап калыр дип көтелә. Банклар 26 март көнне ачылачак.

Шулай ук махсус фонд булдырыла. Аңа төрле мая (резерв) фондлары, күчемсез милек һәм зур сумнар җәлеп итәрдәй башка мөлкәт керәчәк дип хәбәр ителә.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG