Accessibility links

Кайнар хәбәр

Барак Обаманың Якын Көнчыгышка сәфәре төгәлләнде


АКШ президенты Барак Обама һәм Үрдүн патшасы Абдулла Икенче матбугат очрашуы үткәрә. 22 март 2013
АКШ президенты Барак Обама һәм Үрдүн патшасы Абдулла Икенче матбугат очрашуы үткәрә. 22 март 2013
АКШ президенты Барак Обама шимбә Якын Көнчыгышка дүрт көнлек сәфәрен төгәлләде.

Сәфәренең соңгы көнендә ул Үрдүннең борынгы Петра шәһәрендә булды. Аңа кадәр башкала Амманда падша Абдулла Икенче белән күреште. Икесе бергә үткәргән матбугат очрашуында Обама, Сүрия качакларына ярдәмгә Үрдүнгә 200 миллион доллар бирүне АКШ Конгрессы хупласын өчен тырышачагын белдерде.


Сәфәре вакытында Обама Израилдә булды һәм көнбатыш ярда Фәләстин автономиясе җитәкчелеге белән сөйләшүләр үткәрде.

Обама шулай ук Израил премьеры Биньямин Нетаньяһу һәм Төркия хөкүмәте башлыгы Рәҗәп Эрдоган белән дә телефоннан сөйләште. Нетаньяһу 2010 елда Израил хәрбиләренең хөҗүме вакытында
Газзә ярында "Азатлык филотилиясе" дип аталган урында Фәләстин яклы тугыз Төркия ватандашының һәлак булуы өчен гафу үтенде. Әлеге сөйләшү вакытында Төркия һәм Израил арасында мөнәсәбәтләрне җайга салу мөмкинлекләре турында да сүз булды.
XS
SM
MD
LG