Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:33

Березовский өен химиклар, биологлар һәм атомчылар тикшерә


Борис Березовскийның 2008 елдагы рәсеме

Борис Березовскийның 2008 елдагы рәсеме

Британия полициясе бизнесмен Борис Березовский яшәгән өйгә химик, биологик һәм атом-төш матдәләре белгечләрен җибәрде. Полиция белдерүендә Березовский үлемен тикшергәндә бу белгечләрнең "саклык чаралары" күрү өчен җәлеп ителгәнлеге әйтелә.

Березовскийның үлеме сбәпләре әлегә кадәр билгеле түгел. Шимбә 67 яшьлек бизнесменның мәете Лондон янындагы Аскот авылында үз өендә табылды.

Березовский Русиядән 2000 елда китә. Өч елдан соң ул Британиядә сәяси сыену ала. Ул 2012 елда янә президент булып сайланган Владимир Путинны еш тәнкыйтьләп килде.

XS
SM
MD
LG