Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Путин өчен!” җыенына Казанда 30-40 кеше килде


“Путин өчен!” митингына Казанда 30-40 кеше җыелды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:09 0:00

24 мартта, Ирек мәйданында Татарстан суверенитетын яклап урам җыены узганда, Камал театры каршында Русия суверенитетын яклап икенче митинг үтте. Аны “Ирекле Русия” фиркасе оештырды.

Татар милләтчеләре җыены 11:30-да башланса, Путинны яклаучылар чарасы 12:30-да башланды. “Азатлык” хәбәрчесе анда барлыгы 30-40 кеше санады. Яртысы журналистлар һәм полиция хезмәткәрләре. Активистларның төп шигарьләре – “Русия өчен!”, “Путин өчен!”, “Суверенитет өчен!”

Чыгыш ясаучылар митингны “Без 1991 елдан бирле АКШ оккупациясендә яшибез” дип башлады. Башка ораторлар Русияне, алар фикеренчә, артка тартучы мәсьәләләрне күтәрделәр. Алар арасында Русия үзәк банкының дәүләткә һәм халыкка хезмәт итмәве (актистлар кулында “Үзәк банк – Русиянең төп дошманы” дигән плакат бар иде), торак-коммуналь хезмәтләренең бәяләре артуы һ.б. Плакатлардан күренгәнчә, активистлар Русиядәге проблемнарның сәбәбен Көнбатыш дөньясында күрә.

Эшмәкәр Илдар Могыйнов – җыенны оештыручыларның берсе. “Митингның максаты – халыкка Русиянең 20 еллык оккупациядә булуын хәбәр итү, халыкны уяту, илдәге һәм дөньядагы процесслар турында уйланырга этәрү. Шундый зур байлыкларга ия була торып та, ник без фәкыйрьлектә яшибез? Өлкәннәр һәм картлар хәерчелектә. Эшкә яраклы кешеләр эш таба алмый интегә”, диде Могыйнов.

“Азатлык” хәбәрчесенең “Ә кем гаепле соң?”, - дигән соравына Могыйнов шунда ук җавап таба алмады һәм янында торган Горбачев рәсемен күреп алып, “менә ул, ул гаепле” дип куйды.

“Бик күп гаеп менә бу кешедә, Горбачевта. Алар СССРны – дөньядагы иң зур һәм иң бай дәүләтне җимерделәр. Эшләр бүгенге кебек дәвам итсә, Русия бетәчәк. Моны булдырмас өчен – конституцияне үзгәртергә кирәк. Татарстан һәм Русиянең суверенитетына килгәндә, беренчесе икенчесенең субъекты булып тора, шуңа күрә без Русиядән аерылырга тиеш түгел. Русиядә президент та берәү генә булырга тиеш”, ди Илдар Могыйнов.

“Ирекле Русия” бүген илнең 37 шәһәрендә шуңа охшаш чаралар уздырды.
XS
SM
MD
LG