Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 21:00

Петербурда яшәүче Нурбәк Батулла Казанга эзләрен суытмаска тырыша. Яшь биюче вакыты булу белән туган шәһәренә ашыга. Соңгы тапкыр Татарстан башкаласында булганда без Нурбәк белән күрешеп, уй-теләкләре белән кызыксындык. Аның аша әтисе, язучы, драматург Рабит Батулланың 1 апрельдә туган көнен Казандагы Камал театрында зурлап бәйрәм итәргә җыенуын да белдек.

Нурбәк синең исән-саулыгыңны, ниндидер эш-хәрәкәтләреңне интернет аша гына күрәбез. Ләкин татар телевидениеләрендә син бөтенләй дә күренмисең.

– Гадәттә Казанга ял итәргә кайтам, ләкин мин кайтуга монда эшләр җыелып торды. Шуңа күрә әзрәк эшләргә дә туры килде. Опера һәм балет театрында еш булам, Шаляпин исемендәге XXXI Халыкара опера фестивалендә катнаштым. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән даими элемтәдә торам, алар белән иҗади дуслык урнашты.

Гомумән кайда син хәзер, эшлисеңме, укыйсыңмы?

– Иң элек Казанда консерваториянең балетмейстрлык факультетында укыдым. Ике ел үтүгә иҗади сәбәпләр белән аннан киттем. Хәзер Петербурда театр академиясенең беренче курсында белем алам. Мин һаман да шәкерт булып йөрим әле. Иң кызыгы шул – биюдән китүем булды, өч җиргә бию куярга чакырдылар.

Биюдән китеп кая бармакчы идең?

– Үземнең хыялларымны бераз ачам, күп кеше мине биюне ташлады дип уйлыйдыр. Ләкин бу алай түгел. Чөнки мин драмадагы белемнәрне җыеп кире биюгә кайтырга ниятлим. Биюче буларак булмаса да, Аллаһ боерса, үземне киләчәктә бию куючы режиссер урынында күрәм.

Казанда калыргамы, Петербурга күченергәме дигән сораулар тумадымы әле?

– Әлегә берни әйтә алмыйм, вәгъдә бирергә куркам. Кызларга да вәгъдә бирергә куркам, милләткә дә. (көлә)

Өйләнмәгәнсеңдер бит?

– Менә шуңа күрә өйләнмичә йөрим дә инде. Вәгъдә дигәннән, тормышны кем белсен аны, бер Аллаһ белә. Ләкин хыяллар Казан белән бәйле. Петербурда да кызыклы тормыш булуга карамастан, үземдә булган белемне башкалабыздагы кешеләр белән бүлешергә телим. Үзем эшләгән театрга (Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры), училещега юнәлгән хыялларым да бар, ансамбль дә чакырып тора. Дәүләт җыр һәм бию ансамблен балачактан ук яратып үстем. Алар өчен бик җан атам, уңышлары булса сөенәм, кайгылары булса уртаклашам. Гомумән, Казандагы театр өчен җан атып яшим.

Сезне, яшь сәнгать әһелләрен, финанс як борчыймы ул, юл чыгымнары, тормыш итү, гаиләм булса ничек яшәрмен дигән уйлар киләме?

– Уйларга туры килер ахры, әлегә бу сораулар мине борчымый иде. Театрда (опера һәм балет театры) биш ел эшләү дәверендә күрәм, олы артистлар өйләнгәч, гаиләләре булгач, мәшәкатьләре күбәя. Балалар үстерәләр, тормыш алып баралар. Әмма яшиләр бит, эшлиләр, иҗат та итәләр. Яңа буын арасыннан мисал итеп Камал театрының яшь режиссеры Илгиз Зәйниевне әйтер идем, аңа гаиләсе иҗат итәргә комачау итми, ул гомумән бик актив кеше. Шундыйларга карап үрнәк алабыз. Барысына да көч җитәр дип уйлыйм. Әтинең шундый сүзе бар: бәхетле булыр өчен өч фронтта бәхетле булырга кирәк. Эш бәхете, яраткан эшеңдә эшләү. Гаилә бәхете һәм бәйсез дәүләттә яшәү бәхете. Бәйсез дәүләт буламы-юкмы – ансы бездән тормый. Шуңа күрә Аллаһ ярдәме белән беренче һәм икенче максатка ирешергә кирәк.

Синең белән бер сөйләшүдә опера һәм балет өлкәсендә татар егетләренең аз булуы, булганнарының билгесезлектә калуы, аларга игътибар булмавына борчылган идең. Бүген дә иҗади кризис дәвам итәме?

– Петербурга баргач шуны аңладым, монда эш милләттә түгел икән. Ул бөтен дөньяда хәзер ниндидер кризис. Татар балетмейстерларына гына кытлык түгел, гомумән, Европада да, Мәскәүдә дә, Петербурда да чын сәнгать кешеләренә кытлык заманы.

Петербурда, урыслар арасында милли җанлылык хисе сүрелмәдеме?

– Юк, юк, киресенчә. Зыялы кешеләр арасында башка милләткә карата кызыксыну бар. Маңкортка, "быдло"га үзенең милләте дә, кешенең милләте дә кызык түгел. Ә менә чын зыялы кешеләрдә башкача. Безнең остаханәдә үзең турында, борчыган мәсьәләләр турында сөйләү гадәте бар. Анда игътибар белән тыңлыйлар, сораулар бирәләр. Бер мисал – төркемдәшем, япь-яшь Иван исемле урыс малае миңа сөйләргә Вәсилә Фәттахова башкарган "Туган як" җырын ятлап килгән. Мондый күренешләр җанга җылы бирә.

Татар яшьләре турында ни диярсең? Аларның уңышлары белән син кызыксынасыңмы? Чөнки үзең дә кайчандыр телевидениедә алып баручы, биюче буларак егет-кызлар арасында танылдың.

– Яшьтәшләрем үсеп эшлиләр инде, эш күрсәтәләр, мин генә һаман укып йөрим. Алар өчен чиксез шатмын. Яшьләрдән Илшат Рәхимбайның клипларын карап сөенәм. Бик сыйфатлы эшли. Соңгы тапкыр аның белән җырчы Гөлзада Сафиуллина клибын төшерүдә катнаштык.



Гаҗәп талантлы егет булып чыкты ул Илшат, саксафонда да уйнады, "Сәләт" яшьләренең әйдаманы, Казандагы шаяннар һәм тапкырлар клубы активисты. Хәзер видео төшерү осталыгын күрсәтә. Бу әле без белгән гамәлләре генә.

– Әйе, Ходай бер биргән кешегә барысын да бирәдер ул.

Синең бертуган энекәшең Байбулат та бар яктан да уңган егет түгелме соң? Кино проектларында катнаша, үзе видеога да төшерә, мәҗлесләр дә алып бара.

– Тик аның бер куркыныч ягы бар – төрле якка чәчелеп үткән тормышыңда якты эз булып берни калмаска мөмкин. 40 яшеңдә борылып карыйсың, бернәрсә дә эшли алмагансың икән. Бер максат куеп шуңа бара белергә кирәк.

Татар яшьләре булган башка өлкәләргә дә күз салыйк әле, театр, телевидениегә. Алардагы яңалыклар белән кызыксынасыңмы?

– Яшьләрнең "Эзләнү" дигән яңа театр төркеме туплануын беләм. Һәрхәлдә, егет-кызлар активлык күрсәтә, бу, әлбәттә, сөнечле хәл. Телевидениегә килгәндә, минем, гомумән, аны караган юк. Без Петербурда иртәнге тугыздан метродагы соңгы поезд йөргәнчегә кадәр укыйбыз.

Телевидениедә эшләгән вакытлар сагындырмыймы?

– Әлегә юк. Берничә ел элек телевидениедә театр, балет тарихына багышланган тапшыру эшләргә уй-хыяллар бар иде. Ул проектны башка оста журналист эшлим дисә, рәхәтләнеп киңәш бирергә әзермен. Бу үземне күрсәтү теләге түгел, бары уйдагы тапшыруны чынга ашырасым килә. Янәдән еш әйтә торган фикеремне кабатлыйм, татар телевидениесендә генә түгел, гомумән телевидениедә яхшы тапшырулар бик сирәк.

Татар кызларының "Тавыш" ("Голос") русиякүләм җыр бәйгесендә беренче-икенче урын алулары зур вакыйгага әйләнде. Динә Гарипова белән Эльмира Кәлимуллинага Татарстан президенты атказанган артист исеме дә бирде. Синеңчә, алар бу исемгә лаекмы?

– Мин кызлар өчен сөендем. Бирсеннәр. Алар бит бөтен дөньяга безне танытты. Тарихка күз салсак та, шундый күренешкә тап буласың, кинәт кенә монголлар яки кинәт кенә греклар көчле булып киткән. Моны төгәл аңлату да кыен, кемдер финанс якка бәйле дип әйтә. Акча барлыкка килгәч сәнгать үсә, сәнгать үскәч милләт, үзаң үсә.

Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин 2012 елга йомгак ясау җыенында мәдәният һәм сәнгать үзәкләре үз-үзләрен яшәтергә, акча, табыш китерергә тиеш дип әйтте. Шундый шарт белән театрга чакырсалар син эшли алыр идеңме?

– Андый шартларда эшли алмас идем. Чөнки акча турында уйласаң тамашачыны күпләп чакырырга тиеш буласың. Тамашачыга ярыйм дип иҗат итә башласаң, сәнгатең үлә дигән сүз. Алар турында бөтенләй уйларга кирәкми димим, тик яраклаша-яраклаша гел түбән төшәчәксең, ул бик куркыныч күрсәткеч. Киресенчә иҗат кешеләре тамашачыны үзе артыннан ияртергә тиеш.

Татар шоубизнесы тамашачыга яраклашу юлын сайлады дип әйтеп буламы?

– Татар гына түгел, гомумән шоубизнесны әйтер идем. Шуңа күрә гомер-гомергә ике агым яши. Берсе – мейнстрим (төп агым), икенчесе – андеграунд.

Андеграунд, яңа агымнар татарда кимеде шикелле?

– Алар әлегә өскә чыкмый. Америкага карасак, анда да чын һип-һоп урам сәнгате булган. Хәзер ул шоу-бизнеска кадәр күтәрелде. Сәнгатьтә нормаль күренеш бу. Канкан биюен генә алыйк. Аны элек фахишәләр генә биегән. Бүген аны зур сәхнәләрдә бииләр. Күп биюләр, урамнан, фахешханәләрдән сәхнәгә менгән.

Татар биюләре белән ничек булган?

– Алар авылдан килә. Мисал өчен, ярмәк биюен куйганда ансамбль биючеләрен өйрәтергә Ярмәк авылы кешеләре килгән. Оста биючеләр алар биегәнчә бии алмый икән. Монда да ике төрле сәнгать кара-каршы тора, фольклор һәм сәхнә сәнгате.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG