Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 01:29

Чиков: "Азаплауларга каршы комитетның" Уфадагы үзәге тикшерелде


Чит илләрдән финансланган Русиядә эшләгән хөкүмәттән бәйсез оешмалар эшчәнлеген тикшерү дәвам итә. "Агора" хокук яклау оешмасы җитәкчесе Павел Чиков хәбәр итүенчә, бүген "Халыкара амнистия" ("Amnesty International") оешмасының Русия бүлегендә тикшерүләр узган. Шулай ук прокуратура һәм салым хезмәте вәкилләре "Кеше хокуклары өчен" хәрәкәтенең Мәскәүдәге бүлегенә килгән.

"Азаплауларга каршы комитетның" Уфадагы үзәгендә тикшерүләр булган. Чиков сүзләренә караганда, Майкоп шәһәрендәге "Төньяк Кавказда экологик вахта" оешмасына да прокуратура һәм ФСБның килүе көтелә.

Узган атнада Русиядә кеше хокуклары һәм һуманитар мәсьәләләрдә эшчәнлек алып барган күп кенә оешмада, шул санда "Мемориал" хокук яклау оешмасында тикшерүләр узды.

XS
SM
MD
LG