Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 11:49

Сүрия оппозициясенә Гарәб дәүләтләре лигасында урын бирелде


Сүрия оппозициясе дүшәмбе көнне президент Башар Әсад урынына Гарәб илләре лигасына үз вәкилен җибәрү турында рәсми тәкъдим алды.

Лигага кергән күпчелек дәүләтләр оппозицияне яклаган Катар иле вәкиленең бу тәкъдимен хуплады. Рәсми Димәшк исеменнән моннан соң Сүриянең Милли коалициясе сүз йөртәчәк.

Димәшктә атышлар дәвам итә, кимендә бер кеше һәлак булды, берничәсе яраланды.

Кичә Милли коалиция башлыгы Моаза әл-Хәтибнең урыныннан китүе турында хәбәрләр таралгач оппозиция җитәкчелеге аны кире бу вазифасына кайтарга чакырды. АКШ дәүләт секретаре Джон Керри АКШ оппозициягә ярдәмен дәвам итәчәк, дип белдерде.

XS
SM
MD
LG