Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 08:47

Чаллы Татар иҗтимагый үзәге рәисе Рәфис Кашапов төрмәдән котылуда бизнесмен Борис Березовскийның да өлеше зур булуны белдерә. Сәясәтче Фәндәс Сафиуллин фикеренчә, Березовский Русиядә сәламәт булмаган системаны коручыларның берсе һәм аның корбаны да.

2005 елда Кашаповка милләтара дошманлык тудыруда гаепләү белдерелеп тикшерү барганда башта төрмәгә ябалар һәм аннан Казандагы рухи авырулар хастаханәсенә китәләр. Шунда аңа бертуганы Нәфис әфәнде Мәскәү белән Лондон арасында сәясәтчеләр белән булган телевизион күпер вакытында Борис Березовскийның Рәфис әфәндене яклаячакмын дигән белдерүен җиткерә.

"Шунда Борис Березовский, Рәфис Кашаповны яклыйм, Путин җитәкчелегендәге куәт структуралары басымы астында аның хокуклары бозыла, мин аңа ярдәм итәчәкмен дип чыгыш ясаган", дип искә ала ул елларны Кашапов.

Рәфис Кашаов

Рәфис Кашаов

Шуннан соң озак та үтми Березовский Кашаповны яклау өчен көчле адвокатларны һәм хокук яклаучыларны җәлеп итәргә булыша. Рәфис әфәнде сүзләренчә, Мәскәүдәге һәм чит илләрдәге хокук яклаучылар аны яклап төрле халыкара оешмаларга мөрәҗәгатьләр әзерли. Березовский тәкъдиме белән бу эшкә алынган адвокатлар мәхкәмәләр барганда Татарстанга да килә. "Белүемчә, аларга Березовский акчалата да ярдәм иткән", ди Кашапов.

Рәфис әфәнде үзе турында Березовскийга Сергей Ковалев җиткергән булырга тиеш дип уйлый. Ковалев Советлар берлеге заманнарында ук кеше хокуклары хәрәкәтендә катнаша, Русиянең күренекле сәясәтчесе һәм җәмәгать эшлеклесе ул. Аның катнашында Русиядә кеше хокуклары декларациясе әзерләнә (1991), "Мемориал" хокук яклау җәмгыятенең рәисе, "Кеше хокуклары институты" президенты була.

"Сергей Ковалев мөрәҗәгатеннән соң Березовскийлар, Европадагы, Кушма Штатлардагы дәрәҗәле кешеләр мине аклау эшенә тотынганнардыр дип уйлыйм. Ковалев үзенең мөрәҗәгатен ул вакытта Татарстан, Русия президентларына һәм куәт структураларына да җибәрде. Әлеге хат мине яклауга зур этәргеч бирде дип уйлыйм", ди Кашапов.

Русиядән китәргә мәҗбүр ителгән Березовский Британиядә сәяси сыену алгач үз илендә гел тискәре яктан гына күрсәтелде. Аны гел явызлыклар гына кылган иблискә тиңләргә тырыштылар. Кашапов фикеренчә, әгәр Березовский Абрамович шикелле Владимир Путин көен көйләп, аңа ялагайланып эш иткән булса, хәзерге президентка якыннарның берсе булырга да мөмкин иде.

"Абрамович, Гусинский, Березовскийлар Путинны хакимияткә китерделәр, аннан президент ясадылар. Ул хакимияткә килгәч Ходорковсийны утыртты, басым астында Гусинскийны Европага чыгарып җибәрде, үз тирәсендәге бик күп кешеләрне, кемнәрне төрмәгә утыртып, кемгә басым ясап пыран-заран китереп таратып атты. Бер Абрамович кына исән калды, чөнки ул Путинга якын булып, миллиардларын аның файдасына түгеп ялагайланып килде. Березовский Русия хөкүмәтенә каршы үзенең туры фикерен һәрвакыт җиткереп килде. Туры әйткән беркайчан да рәсмиләргә ярамый. Путинга турыдан-туры үз фикерләрен әйткән кешеләрне пычратып, сазга батырдылар. Төрле провокацияләр, уйдырмалар белән Березовскийны да озак еллар буе пычраттылар. Путин иң беренче чиратта Березовскийга рәхмәт әйтергә тиеш, чөнки аның аркасында ул президент булып тора", ди Кашапов.

Фәндәс Сафиуллин

Фәндәс Сафиуллин

Сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин фикеренчә, Березовский Русиядәге сәламәт булмаган системны булдыручы һәм үзе дә шушы ук система корбаны.

"Сәламәт систем үз тирәсенә сәламәт кешеләрне җыя, сәламәт булмаганы үзенә яраклыларны җыя. Ул – бу системның корбаны дим мин аны. Һәм шул ук вакытта ниндидер бер өлешендә бу системның ярдәмчесе һәм таянычы да булды. Березовский – әлеге системның җимеше. Аны систем барлыкка китергән, үстергән һәм үз чиратында үзе дә бу системга шактый гына тәэсир итәргә өлгергән кеше. Березовскийны бөтен системнан аерым бер рәвештә карыйсым килми. Ул 1990-нчы еллардагы системның бер көзгесе дә. Березовский гади генә кеше түгел. Мин аның талантлы булуына ышанам. 1999 елда сайлауга ике-өч ай гына калгач, хәзерге "Бердәм Русия"нең нигезе булган "Единство"ны оештырды. Әгәр Березовскийның сәләте, таланты файдага кулланылган булса, ул ил өчен күп файда китергән булыр иде. Ул сәламәт җәмгыятьтә аны тагын да ныгыту өчен эшкә алынган булса, гайрәте, көче һәм таланты җитәр иде", ди Сафиуллин.

Сафиуллин шулай ук Березовский Русиядән киткәч гел аны берьяклы гына итеп каралтып күрсәтү дә булды дип әйтә.

Сафиуллин Березовскийны күреп белә. 1999-2000 елларда Фәндәс әфәнде дума депутаты булганда Березовский да депутат була. Алар Березовский чит илгә киткәнче Халыкара мөнәсәбәтләр комитетында бергә эшлиләр. "Ул үзен бик тыйнак тота иде, сүз әйтергә ашыкмый иде", дип искә ала Сафиуллин.

Березовский думадан үз карары белән киткәндә исә моңарчы ишетелмәгән үзенчәлекле сүзләр әйтә. "Ул трибунгага чыкты һәм шап итеп депутат таныклыгын салды да "Инглизләр хушлашмыйча китә, мин башкача яһүдләрчә, хушлашам, әмма китмим", диде. Ул китсә дә нәрсәсе беләндер монда калачагын әйтте. Уе-фикере беләнме, әллә ниндидер бер өмете беләнме монда калган кебек булды. Киткәндә үзенең бөтенләй үк китеп бетмәгәнлеген әйтте. Менә монысына мин үзем шаһит", ди Сафиуллин.

1999 елның 19 декабрендә Березовский Карачай-Чиркәстән Русия думасына депутат итеп сайлана. Думада ул бер төркемгә дә кушылмый, бер фракциягә дә керми.

Березовский Русия һәм Чечня арасында солых килешүен имзалауны оештыручыларның берсе. Сафиуллин фикеренчә, бу килешүне ничек кенә тәнкыйтьләмәсеннәр, бу документ булу үзе үк ихтирамга лаек.

"Бу килешүне Русия начар документ буларак бәяли. Ил эчендә барган сугышны туктату өчен кабул ителгән документта нинди генә шартлар куелган булмасын мин аны хуплыйм. Бу килешү чеченнар файдасына төзелгән, русия файдасына түгел ул дип Березовскийны бик сүгәләр. Иң башта шуны әйтер идем, үз халкыңа сугышны башларга кирәк түгел иде, ә туктатканда нинди генә шарт белән булса да туктату кирәк иде", ди Сафиуллин.

Кашапов та Березовскийның Чечня сугышын туктатуга керткән өлешен уңай бәяли.

"Уйлап карасаң, Чечняда 250 меңнән артык кеше кырылды, шуның 40 меңнән артыгы – балалар. Ельцин да, Путин да Чечня – безнең җир, ә чеченнар – безнең ватандашлар, дип әйтеп килде. Ни өчен, алай булгач, Чечняне бомбалар, артиллерия белән берничә тапкыр сөреп чыктылар соң? Турыдан-туры әйткәндә, бу геноцид булды. Шул вакытта Березовский Чечняне яклап чыкты. Шул ук вакытта әсирлектә булган күпләгән Русия солдатларын һәм офицерларын да азат итәргә булышты", ди Кашапов.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG