Accessibility links

Кайнар хәбәр

Новосибирскиның “Ләйсән” ансамбле 15 еллыгын билгеләде


"Ләйсән" төркеме
"Ләйсән" төркеме

Новосибирскиның “Ләйсән” татар эстрада ансамбле үзенең 15 еллыгын билгеләде. Кунаклар Себер ягының кайбер төбәкләреннән һәм Казакъстанның Семей шәһәреннән килде.

Новосибирскиның “Төзүчеләр” мәдәният сарае халык белән шыгрым тулы иде. Биредә Өлкә татар мәдәният үзәге каршында эшләүче “Ләйсән” татар эстрада ансамбленең 15 еллыгы уңаеннан зур концерт-кичә булып узды.

“Ләйсән” төркеме 1998 ел башында оешып эшли башлады. Март аенда тамашачыга беренче концерт тәкъдим ителде. 15 ел эчендә ансамбль концертлар белән Новосибирскиның үзендә, өлкәнең барлык диярлек татар авылларында булып чыкты. Коллективның иҗаты белән Омски, Томски, Кемерово, Красноярски, Иркутски, Чита шәһәрләрендә яшәүче милләттәшләребез дә танышты. “Ләйсән” төркеме концертлар белән Татарстан һәм Казакъстан республикаларның кайбер шәһәрләрендә һәм авыл-районнарында да булды.

“Ләйсән” ансамбле өлкә күләмендә һәм башка төбәкләрдә оештырылган күп санлы бәйгеләрдә, фестивальләрдә катнашып, төрле дәрәҗәдәге дипломнарга ия булды. Мәсәлән, бу төркем 1999 елны Казанда узган “Татар җыры-99” һәм 2005 елда “Барлау” фестивальләрдә катнашып, лауреат исеменә лаек булды, төрле елларда Семей шәһәрендә оештырылган “Көзге Иртыш моңнары” фестивальләрендә дә призлы урыннар яулады.

Новосибирски төбәге татар оешмалары үткәргән бер генә чара да “Ләйсән” ансамбле катнашлыгыннан башка узмый дисәк, ялгыш булмас. Алай гына да түгел, төркем өлкә күләмендә оештырылган мәдәни чараларның күбесендә катнаша, төрле милләтләр бәйрәмнәренең көтеп алынган кунагы була.

Шунысы да игътибарга лаек, оешкан дәвердә “Ләйсән” җырчылары, асылда, халык һәм Татарстан композиторларының җырларын башкарган булсалар, хәзер концертларда күбрәк ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Рәфыйк Әүлияров иҗат иткән җырлар яңгырый.

“Ләйсән” ансамбленә карата тамашачылар фикере

Концертка кергәндә тамашачыларны милли киемнәрдә яшьләр каршылап торды. Һәр кешегә Өлкә татар мәдәният үзәгенең һәм “Ләйсән” ансамбленең эшчәнлеген чагылдырган буклетлар тапшырылды.

Бәйрәмгә оештырылган күргәзмә
Бәйрәмгә оештырылган күргәзмә
Мәдәният сарае да бу көнне бәйрәмчә бизәлгән, стеналарда шарлар һәм плакатлар эленгән иде. Фойедә өстәлләр җәелгән, аларда “Ләйсән” төркеменең төрле елларда төшкән фоторәсемнәре һәм алган дипломнары куелган. Теләгән кеше шулар аркылы коллектив белән якынрак таныша ала иде.

Әңгәмә корган милләттәшләребезнең барысы да “Ләйсән” төркеме белән таныш, концертларында да булганнары бар икән. Әмма татар җәмәгатьчелегенең эшчәнлегенә битараф булганнар да очрады.

“Бу төркемне яхшы беләм, бер генә концертны да карамыйча калдырмыйм. Татар оешмалары үткәргән чараларда да булам. Яңа ел, хатын-кызлар көне уңаеннан һәм өлкәннәр хөрмәтенә оештырылган бәйрәмнәрне аеруча яратам”, диде бер ханым. Икенче ханым: “Барлык концертларда була алмыйм, ә бәйрәм чараларында бер мәртәбә дә булганым юк,” диде.

Русиянең атказанган метеорологы Ренат Ягудин да “Ләйсән” ансамбле белән яхшы таныш. Ул татар оешмалары оештырган чараларда актив катнашучы да.

“Узган айда гына композитор Сара апа Садыйкова иҗатына багышланган кичә үткәрдек. Анда мин халыкны Сара апаның тормышы һәм иҗат юлы белән таныштырдым. Бик яраттылар, тагын да шундый очрашулар үткәрүне сорадылар”, дип, татар оешмасының кайбер уздырган чаралары белән дә таныштырды Ренат әфәнде.

“Ләйсән” ансамбленең юбилей кичәсе

Юбилей кичәсе ансамбль оешкан чорда концертларны алып барган һәвәскәр шагыйрә Сәвия Зәйнулина сүзләренә Рәфыйк Әүлияров иҗат иткән “Ләйсән” җыры белән башланып китте. Аннары сәхнәгә кичәне алып баручылар -- Новосибирски дәүләт филормониясе артистлары -- Русиянең атказанган артисты Диләрә Ворфоломеева һәм Рус академия оркестры дирижеры Рөстәм Дилмөхәммәтов чыкты. Башта алар “Ләйсән” төркеме юбилее белән котладылар, аннары ансамбльдә шөгыльләнүчеләр белән аерым таныштырып чыктылар.

Концерт-кичә барышында, гадәттәгечә, төркемне юбилее белән тәбрикләделәр, мактау һәм рәхмәт хатлары тапшырдылар. Өлкә губернаторының котлау хатын өлкә мәдәният министры урынбасары Евгений Бабиков тапшырды. Ул “Ләйсән” ансамблендә булган һәр кешегә Өлкә мәдәният министрлыгының хөрмәт кәгазьләрен тапшырды. Ахырда Евгений Бабиков үзенең татар мәдәниятенә өлешчә булса да катнашлыгы булуы белән горурлануы турында әйтте.

Башка кунаклар да төркемне юбилее белән тәбрикләделәр. Алар арасында Шәһәр хакимиятенең иҗтимагый оешмалар белән эшләүче бүлек мөдире Елена Кеммер, Өлкә татар милли мәдәни мохтарият рәисе Әмир Гәрәев, Новосибирскиның “Сибиряне” бию ансамбле җитәкчесе Виктор Швинт, “Отан” казакъ мәдәният үзәге вәкиле, Омски, Кемерово, Березовски һәм башка шәһәрләрдән килгән кунаклар бар иде.

Татарстаннан да тәбрикләү булды. Төркемгә Татарстан мәдәният министрлыгының һәм Бөтендөнья татар конгрессының хөрмәтнамәләре тапшырылды.

Габделхак Ахунҗанов баянда уйнап җырлый
Габделхак Ахунҗанов баянда уйнап җырлый
Төркемнең күптәнге дусты, Казакъстан татарлары җитәкчесе, Семей шәһәре татар сәнгать мәктәбе мөдире Габделхак Ахунҗанов тәбрикләвенә аерым тукталырга кирәк. Башта ул ансамбльгә хөрмәт хаты тапшырды, аннары, казакъ халкының борынгы гадәте белән, җитәкче Рәфыйк Әүлияровка чапан кидерде. Чыгышын Габдулхак әфәнде татар халык җыры белән тәмамлады.

Кичә барышында сәхнәгә бер-бер артлы “Алтын йолдыз” клубы яшьләре, татар хәрәкәте активистлары, авыл-районнардан килгән үзешчәннәр, төркемгә ярдәм күрсәтеп торучы химаячылар күтәрелде. Барысы да “Ләйсән” ансамбле белән тыгыз мөнәсәбәттә булулары, бергәләп уртак проектлар башкарулары, киләчәктә дә бергә эшләргә теләкләре булуы турында әйттеләр.

Чыгышлар, әлбәттә, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Өч сәгатькә чамасы барган тамашада татар халык җырлары да, Рәфыйк Әүлияров иҗат иткән җырлар да яңгырады.

Концерттан соң әйтелгән фикерләр

Концерт-кичә тәмамланганнан соң бәйрәм тантанасы мәдәният йортының очрашулар бүлмәсенә күчте. Анда әзерләнгән чәй өстәле янында ирекле аралашу барды, тәбрикләүләр һәм чыгыш ясаулар дәвам итте.

Кунаклар арасында башка милләт вәкилләре дә бар иде. Алар да “Ләйсән” ансамбленең иҗатын югары бәяләделәр. “Рус милләтеннән булсам да, мин сезнең концертларга йөрим. Сүзләрен аңламасам да, көйләрегез йөрәгемә үтеп керә. Сез халыкны берләштерәсез, яныгызда яшьләрне туплыйсыз. Аларга дөрес юл күрсәтәсез. Рәхмәт сезгә”, диде рус милләтеннән булган бер ханым.
Башка шәһәрләрдән килгән кунаклар “Ләйсән”нең үзләре яшәгән төбәкләргә дә концертлар белән килеп чыгуын сорадылар.

Кемерово өлкәсеннән килгән Лилия ханым “Ләйсән" төркемен үзләренә концертлар белән килергә чакырды. “Без сезгә ерак себер шәһәрләре буенча гастрольләр оештырырбыз, килегез генә”, диде.

Габдулхак Ахунжанов та коллективны Казакъстанга гастрольгә чакырды. “Башка төбәкләргә барырга була, әмма гастрольләр оештыру бик кыен”, ди ансамбльнең прордюсеры Гайса Хөснетдинов.

“Безнең һәрберебезнең төп эше бар. Эшебездән озак вакытка сорап китә алмыйбыз. Шулай да, җай булган саен, гастрольгә чыгарга ашкынып торабыз”, - ди Гайса әфәнде.

«Ләйсән» төркеменең оешкан елларда төшкән фотосы
«Ләйсән» төркеменең оешкан елларда төшкән фотосы
Юбилей кичәсе тәмамлангач ансамбль җитәкчесе Рәфыйк Әүлияров белән дә сөйләшү мөмкинлеге булды. “Оешкан вакытта 15 ел буе төркем бер булып сакланыр дип уйлаган идегезме?” дигән сорауга Рәфыйк әфәнде: “Уема да кереп карамады. Берничә ел эшләрбез дә, таралырбыз дип уйлаган идем. Быелга кадәр эшләп торуыбызга үзем дә гаҗәпләнәм”, диде.

Рәфыйк әфәнде элек җырлар да язмаган. Беренче концерт куяр алдыннан татар хәрәкете активисты Сәвия Зәйнулла үзе язган шигырь китергән. Концерт барышында аны укырга булганнар. “Шунда, тукта, моңа көй язып була ич, дигән уй килде, һәм тиз арада күңелемдә көй туды. Бу көйне без инде 15 ел буе концертларыбызда җырлыйбыз. Ул безнең визит картасына әйләнде”, ди Рәфыйк Әүлияров.

Аннан соң да Рәфыйк әфәнде күп кенә шигырьләргә көйләр язган. Аның “Казан -- безнең башкала”, “Байкал җире”, “Туганыма”, “Себер гимны” кебек җырлары тамашачыларга яхшы таныш. Юбилей тантанасы барышында да авторның күп кенә җырлары яңгырады.

“Ләйсән” ансамбле җырчысы Рауза Тихомирова белән дә әңгәмә корылды. Башта ул юбилей кичәсен оештырганда булган авырлыкларга тукталды, чараның матди ягы авыр хәл ителүе турында сөйләде. Аннан соң үзен борчыган бер мәсьәләгә тукталды.

Юбилей концертында чыгышы белән Новосибирски төбәгеннән булган, оешкан елларда ансамбльдә шөгыльләнгән хәзер Казанда яшәүче Татарстанның атказанган җырчысы Закир Шаһбан да катнашырга тиеш булган. Бу хакта белдерүләр аша халыкка да җиткерелгән булган. Әмма, ниндидер сәбәпләр аркасында, Закир Новосибирскига килә алмаган. “Кайбер тамашачы концертка махсус Закирны тыңлау өчен килгән. Без андыйларны алдаган булып чыгабыз бит”, ди Рауза ханым борчылып.

Шулай да, килеп чыккан проблемнарга карамастан, “Ләйсән” ансамбленең юбилей концерты уңышлы үтте, дип әйтергә була. Рауза ханым да юбилей чарасыныан канәгатъ. Форсаттан файдаланып ул Өлкә татар мәдәният үзәгенең алдагы көннәрдә башкарачак эшләре белән дә таныштырды. Аларның кайберләрен санап та китте. Бу эшләрнең кайберләре:
- “Татар кызы 2013” бәйгесе,
- “Халык остасы” ярминкәсе,
- Тукай укулары,
- “Әти, әни һәм мин, бик яхшы бер гаилә” дигән гаилә бәйгесе,
- концерт белән гастрольгә чыгу,
- Сабантуйлар һәм башка күп төрле чаралар.

XS
SM
MD
LG