Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 21:20

Русиядә "чит ил агентларын" эзләү киңәя бара


Русия прокуратурасы хөкүмәттән тыш оешмаларны тикшерүен дәвам итә һәм тикшерүгә дучар оешмалар саны арта бара. Бу чара Казан белән Уфада да үтә.

Барлыгы ничә оешма тикшерелүе мәгълүм булмаса да, Петербурда бер йөзләп оешманың, кайбер төбәкләрдә дистәләрчә оешманың тикшерүгә дучар булуы билгеле. Казанда кимендә дүрт оешманың тикшерелүе мәгълүм: “Казан хокук яклау үзәге”, “Җинаятьчелеккә һәм канунсызлыкка каршы хәрәкәт”, “Казан ватандашлар берлеге” һәм “Казан сайлаучылар лигасы”.

Прокуратура узган атнада башланган бу киңкүләм тикшерүләрне хөкүмәттән тыш оешмалар эшчәнлеген билгеләүче былтыргы канунның ничек үтәлүен ачыклау максаты белән аңлата.

Хөкүмәттән тыш оешмалар турында узган елның ноябрендә гамәлгә кергән канун чит илдән финанс ярдәме алучы оешмалардан юстиция министрлыгында “чит ил агенты” буларак теркәлүне таләп итә. Бу канунны узган елның беренче яртысында илдә халык ризасызлыгы күтәрелгән чорда “Бердәм Русия” фиркасе әзерләде һәм Дума ашыгыч рәвештә раслаганнан соң, президент Владимир Путин имзалады. Бу оешмаларның кайберләре узган Дума һәм президент сайлавында хакимият фиркасе файдасына оештырылган киңкүләм хәрәмләшүләрне фаш итеп чыккан иде. Путин еш кына төрле оешмаларның, шул исәптән хокук яклаучыларның да, читтән грантлар алып эш итүен Русиянең эчке эшләренә читтән тыкшыну дип атап килә.
Булат Мөхәммәтҗанов “Казан хокук яклау үзәге”ндә

Булат Мөхәммәтҗанов “Казан хокук яклау үзәге”ндә

"Казан хокук яклау үзәге" хезмәткәре Булат Мөхәммәтҗановның Азатлык радиосына әйтүенчә, Татарстан прокуратурасы тикшерүгә дучар оешмаларга факс белән үзләрен кызыксындырган документлар исемлеген җибәргән һәм бу оешмалар җитәкчеләрен прокуратурага сөйләшүгә чакырган. Казан хокук яклау үзәге җитәкчесе Игорь Шолоховны Вахитов районы прокуратурасына 27 мартта оешма эшчәнлеге турында аңлатмалар бирергә чакырганнар.

Прокуратурага күрсәтәсе документлар арасында оештыру документлары, хезмәткәрләр турында документлар, акчаның каян килүен, күпме булуын, ничек тотылуын күрсәтүче документлар, хисаплар кулланыла торган бланклар күчермәләре һәм башка шуның ише кәгазьләр бар. Оешма җитәкчесе прокуратурада үтәчәк сөйләшүгә шуларны күтәреп килергә тиеш.

Булат Мөхәммәтҗанов республикада прокуратураның болай эш итүе, хөкүмәттән тыш оешмаларга көтмәгәндә һәм башка хезмәтләрне дә ияртеп килүгә караганда яхшырак, дип исәпли.

Башка төбәкләрдә прокуратура вәкилләре хөкүмәттән тыш оешмаларга салым полициясе, янгын хезмәтләре, кайбер министрлыклар вәкилләре белән килгән.

Сергей Никитин

Сергей Никитин

“Amnesty International”ның Русия бүлеге башлыгы Сергей Никитин әйтүенчә, бу оешманың Мәскәүдәге бүлегенә дүшәмбе көнне прокуратурадан өч, салым хезмәтеннән бер кеше планнан тыш тикшерү белән килгән һәм үзләренә кирәкле документлар исемлеген тапшырган. Әлеге хезмәткәрләр килү белән 15 минут үтүгә “Amnesty International”га НТВ телевидениесе журналистлары да килеп җиткән, әмма “Amnesty International” журналистларны үз офисына кертмәгән.

Шундый ук тикшерү “Кеше хокуклары өчен” оешмасында да булган. Бу оешма җитәкчеләренең берсе Александр Букварев әйтүенчә, аларга дүшәмбе көнне прокуратура, салым полициясе һәм юстиция министрлыгы вәкилләре килгән. Букварев: “Без аларга бернинди документ та бирмәячәкбез, алар безне эле генә тикшерде инде һәм юстиция министрлыгында барлык документлар да бар”, дип белдерде.

Лев Пономарев

Лев Пономарев

“Кеше хокуклары өчен” оешмасы рәисе Лев Пономарев бу тикшерү канунсыз рәвештә үткәрелә дип Мәскәү прокуроры Сергей Куденеевка шикаять юллаган. Пономарев мондый тикшерүне “бары тик безнең канун бозуыбыз турында берәр мәгълүмат булган очракта гына үткәрү рөхсәт ителә, әмма безгә андый нигез (гаепләүләр) булуы турында әйтелмәде”, дип белдерде.

Узган җомга көнне “Amnesty International” Русиядә хөкүмәттән тыш оешмаларга карата киңкүләм тикшерүләр башлауны 2012 елда сивиль җәмгыятьне чикләүче кануннар кертү белән башланган басымны тагын да көчәйтү дип бәяләүче белдерү чыгарган иде.

Булат Мөхәммәтҗанов Азатлык радиосына Татарстанда тикшерүгә дучар оешмаларның хокук яклау эшчәнлеге белән шөгыльләнгәнлегенә, хакимият башбаштаклыгын тәнкыйтьләвенә игътибар юнәлтеп, “күрәсең, бу хакимиятләргә ошамыйдыр”, диде.

“Без бу тикшерүдән курыкмыйбыз, дәүләт контроль оешмалары безне болай да даими рәвештә ныклап күзәтеп тора. Хәтерләсәгез, 2009 елда тәртип саклау оешмалары, аерым алганда эчке эшләр министрлыгы безгә карата ныклы һөҗүм ясап салым түләүдән качкан булу мөмкинлегебезне тикшергән иде, әмма берни дә тапмадылар. Юстиция министрлыгы да берничә мәртәбә тикшергән иде. Әлбәттә, мондый тикшерү тыныч эшләү мөмкинлеге бирми. Мондый тикшерү өчен берәр нигез булырга тиеш, әмма мин тикшерү үткәрү өчен нигез күрмим”, ди Мөхәммәтҗанов.

Дүшәмбе көнне Уфада “Азаплауларга каршы комитет”ның Башкортстан бүлегенең дә шундый тикшерүгә дучар булуы турында хәбәр килде.

Новосибирски Җәмигъ мәчете имамы Нәкыйп Шакирҗанов Азатлык радиосына тикшерүчеләрнең мәчет эшчәнлеге турындагы документларны алып киткәнлеген белдерде һәм әлегә бу турыда бернинди хәбәр дә юк, диде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG