Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 19:06

Төмәндә Бөтенрусия “Түгәрәк уен” фольклор фестиваленә әзерлек кысаларында Себер татарлары бәет-мөнәҗәтләре яңгырады, уеннары, бәйрәмнәре искә төшерелде.

Өлкә үзәгенең “Төзүче” халыклар мәдәнияте сараенда узган шимбә көнне Себер татарлары бәет-мөнәҗәтләре яңгырады, уеннары, бәйрәмнәре искә төшерелде, танылган төйдерүләре башкарылды.

Бөтенрусия “Түгәрәк уен” фольклор фестиваленә әзерлек туры иде бу. Аны Өлкә татар конгрессы менә инде өченче ел оештыра. Русиядә әзерлек туры шулай киң күләмдә үткән бердәнбер төбәк ул Төмән өлкәсе.

Вәлимә Ташкалова җиңүчеләрне тәбрикли

Вәлимә Ташкалова җиңүчеләрне тәбрикли

Фестивальнең авторы булып конгресста мәдәният департаментын җитәкләгән Вәлимә Ташкалова исәпләнә. Ул ел саен һәр районга үзе барып, талантларны барлап, фольклорга кагылышлы үзенчәлекләрне аңлатып, җитешмәгән якларын күрсәтеп йөри. Бу күтәрелеш Төмәндә үткән русиякүләм “Түгәрәк уен”нан соң башланып китте һәм барлык татарлар күпләп яшәгән районнарда борынгыдан сакланып килгән җәүһәрләребез белән кызыксыну уятты.

Күп уеннар, җырлар, табышмаклар, бәйрәмнәр югалган, онытылган. Шуңа да мәдәният белгечләре өлкән буыннардан бөртекләп сорашып, белгәннәреннән композицияләр төзеп сәхнәгә алып чыга башладылар. Шулкадәр энтузиазм, дәрт белән яратып башкардылар ки чыгышларын, бөтенрусия күләмендәге фестивальдә төмәннәр турында гына сүз бара иде. Берничә номинациядә алар лауреат, дипломантлар булдылар.

“Саз” фольклор-этнографик төркеме

“Саз” фольклор-этнографик төркеме

Төмән районының Шыкча авылыннан килгән Гаяз Габдуллин җитәкчелегендәге “Шытыр-шатыр” балалар фольклор-этнографик коллективы, Түбән Тәүде районының Тарман авылыннан Җәгъфәр Касыймов җитәкчелегендәге “Саз” фольклор-этнографик төркеме генә ни тора. Алар берничә номинациядә катнашырга һәм җиңү яуларга мөмкинлек табалар. Быелгы бәйгедә дә сынатмадылар, һәркайсы залның көчле алкышы белән бүләкләнүе өстенә, мәртәбәле жюри әгъзалары кулыннан да дипломнар алуга ирештеләр. Ә жюри рәисе, Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе, фольклорның яңадан җанлануының бер сәбәпчесе, бу эштә көчен-сәламәтлеген аямаучы Фәнзилә Җәүһәрова иде.

Саз артындагы Юрмы үзешчәннәре каз өмәсен күрсәтә

Саз артындагы Юрмы үзешчәннәре каз өмәсен күрсәтә

Фестиваль барышында сәхнә түрен районнарда алдынгылыкны яулаган үзешчәннәр биләде. Алар “Каз өмәсе”, “Кичке уен”, “Кунак каршылау”, “Су буенда”, “Күк корбанлык” йолаларын, төрлечә төйдереп, мөнәҗәтләр, халык җырларын җырлап, милли уен коралларында уйнап күрсәттеләр.

Ялутор районының Аслана авылыннан “Тамаша” фольклор-этнографик төркеме, өлкәдә “кеше-оркестр” булып танылган Әбүзәр Миңнебаевның Төмән шәһәре мәдәният үзәгендә оештырган “Чимги” яшьләр, “Умай” өлкәннәр төркемнәре, Төмән районының Муллаш авылы мәдәният йортында халык уен коралларында уйнаучы, җырлаучы балалар төркемнәре, вокал номинациясендә чыгыш ясаган Зәйнулла Яруллин, уен коралларында халык көйләренә попурри башкаручы Айдар Кангазин чыгышы сокландырмаслык мени соң!

Залдагы халыкның кайсысы кушылып җырлап, кайсысы үткәннәрен искә төшереп елап та утырды: “Әле дә килгәнмен бу фестивальгә, нинди яхшы итеп уйныйлар. Бу бәйрәмнәр безнең күңелдә генә саклана шул. Хәзер онытылды алар. Алайса даңгыр-доңгырлар туйдырды, менә кая ул ватан, рух! Яшь вакыт картнәм инәкәм белән барлык йолаларны да вакытында алып барырга тырыштылар. Әле менә балалар “Әмәл”гә кайтып киттеләр, аны яз каршылаганда үткәрәләр, барлык авыл халкы, киткәннәр дә җыела. Ул картнәмнең җырларын ишеткәч, үзен тыңлагандай булдым. Рәхмәт оештыручыларга”, дип сөйләп алды янымда утырган Нәфисә Исхакова.

Төмән өлкә татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Насыйров тәбрикли

Төмән өлкә татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Насыйров тәбрикли

Лауреатлар шатланып бүләкләрен чыгып алганда, башкалар тагын да тырышырга кирәклегенә төшенеп, алдагы көн турында да уйлана башладылар.
Себердә фольклорның асылы сакланган, монда язу туганчы ук барлыкка килгән халык авыз иҗаты әсәрләре буыннан-буынга, телдән-телгә күчеп әбиләребез буынына кадәр килеп җитә алган. “Себердә чиксез байлык яшеренеп ята әле”, диләр бу якларда этнографик экспедицияләр үткәрүче галимнәр. Шул байлыкны эзләп табу, дөньяга таныту бурычы йөкләнә бүгенге яшь буынга. Өлкәннәр кими, китаплар гына ярдәмгә килергә мөмкин.

Бу бәйгедә шул рухи мирасны тирәнгә төшеп эзләнү артык чагылмады, бу турыда Фәнзилә Җәүһәрова да үз фикерен белдереп китте: "Быелгы фестиваль белән бик канәгать түгел мин. Тирәннән, борынгы катламнардан алынган нәкъ менә Себер татарлары фольклоры аз булды. Миңа Вагай районының Тугыз авылыннан килгән Зәйникамал Әлмөхәммәтованың мөнәҗәте ошады. Анда бу як татарларындагыча тамак төбеннән чыккан калын тавыш, үзенчәлекле көй бар иде. Күренешләрдә шоуга күбрәк әһәмият бирә башлаганнар, эстрада стиленә кереп китәләр, башка еллардан кабатлаулар очрый. Эстрада артистларга бик бай, безнең максат – халыкка кызыклы тамаша әзерләү түгел, ә халыкның әби-бабалардан сакланган эчке дөньясын, яшәешен, характерын чагылдырган милли җәүһәрләрне эзләп табу, үстерү, саклау", диде Фәнзилә Җәүһәрова.

Милләтнең яшәеше, алга баруы өчен аның үткәнен белүе, тарихи хәтергә ия булуы кирәк. Боларның бозылмаган өлеше фольклорда сакланып калган. Шуңа да тарих төпкелендә тирәнгәрәк төшеп эзләнәсе иде. Монда Себер татарларының фольклор үрнәкләрен җыйган галимнәр әсәрләре дә ярдәмгә килерләр. Әле аларның бастырылмаганнары да чиксездер.

Оештыручылар чын халыкчан иҗатны күрергә хыяллана. Эзләнергә өйрәнгән мәдәният белгечләре киләсе елда, “Себер татарлары менә нинди икән алар”, дип тел шартлатырлык чыгышлары белән куандырырлар әле. Хәзергә аларның иң осталары җәен Казанда бөтендөнья Универсиадасы вакытында тәкъдим ителәчәк тамашага әзерләнә.

XS
SM
MD
LG