Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү һәм Петербурда "Мемориал" тикшерелә


Мәскәүдә "Мемориал" оешмасына салым полициясе килде, Петербурда "Мемориал" эшчәнлеген прокуратура тикшерә, дип хәбәр итә үзәк җитәкчесе Ольга Абраменко. Документлар экстремизмга тикшерелә.

Петербур прокуратурасы шәһәрнең хөкүмәттән бәйсез кайбер оешмаларында тикшерүләр булачагын алдан хәбәр иткән булган. Петербурда барлыгы биш меңләп шундый оешма бар.

Планнан тыш тикшерүләр Мәскәүдәге сәяси тикшерүләр үзәгендә, "Социальное партнерство" һәм "Общественный вердикт" оешмаларында, "Кеше хокуклары өчен" хәрәкәтендә һәм Amnesty International оешмасының Русия бүлегендә бара.

Юстиция министрлыгы хәбәр итүенчә, тикшерүләрнең максаты "чит ил агентларын" ачыклау. Узган елның көзендә кабул ителгән канун нигезендә чит илләрдән финансланган оешмалар аерым теркәлергә тиеш. Бу мәгълүматне яшерүчеләргә төрмә җәзасы яный.
XS
SM
MD
LG