Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 17:46

Прокуратура Березовский акчаларын Русиягә кайтару юлларын эзли


Русиянең баш прокуратурасы Британиядә вафат булган эшкуар Борис Березовский һәм аның тирәлеге "канунсыз үзләштергән акчаларын" кире кайтару юлларын тикшерә, дип белдерде баш прокурор урынбасары Александр Звягинцев.

2012 елның апрелендә Русия прокуратурасы Франциядә Березовскийның 13 миллион евролык милке кулга алынды, дип хәбәр иткән иде. 2011 елда ике яхта һәм виллалары кулга алынуы турында хәбәрләр булды, соңыннан бу карар кире кагылды.

Соңгы елларда Лондонда яшәгән эшкуар 23 мартта үлгән килеш табылды. Полиция Березовский үлемендә кемнедер гаепләргә нигез юк, дигән белдерү ясады.

XS
SM
MD
LG