Accessibility links

Махачкалада кумыкларның урам җыенында 200 кеше катнашты


Махачкала читендәге бер бистәдә Җәмәгать пулаты әгъзасы һәм Кумык халкы аксакаллары шурасы башлыгы Әбсәлетдин Мурзаевка һөҗүмне тикшерүне таләп итеп урам җыены узды. Матбугат йорты каршында узган чарада 200ләп кеше катнашты. "Бердәмлек" берләшмәсе рәисе Зәйнетдин Сөләйманов хәбәр итүенчә, "җыенда катнашырга килгән күп кеше полиция постларында тоткарланган".

Җыенда катнашучылар аксакаллар шурасы башлыгына һөҗүмне "хулиганлык" дип түгел, ә "үтерер өчен һөҗүм" дип тикшерүне таләп итте.

Соңгы айларда Дагыстанда кумыклар берничә урам җыены уздырды. 15 мартта Коркмаскала авылы халкы үзләренең җирләренең сатылуына протест белдереп чыкты. 4 мартта кумыклар кыйналган Мурзаев китерелгән Махачкала шәһәр хастаханәсе каршында ризасызлык җыены уздырды.

Шәһәр читендә кумыкларның чатырлар шәһәрчеге инде бер еллап тора. "Русия кумыклары конгрессы" кумыкларның тарихи җирләрен кайтаруны сорап президент Путинга мөрәҗәгать итте. Кумыклар Дагыстан таулы төбәкләрендә яшәүчеләргә үзәнлекләрдә кумык җир кишәрлекләре бирелә, дип зарлана.
XS
SM
MD
LG