Accessibility links

Мәхкәмә: Русиядә сәгать күчерү булмаячак


Русиянең Хокук һәм Мәхкәмә мәгълүмате идарәсе (РАПСИ) хәбәр итүенчә, Югары мәхкәмә "Авыруларны яклау лигасы" президенты Александр Саверский мөрәҗәгатен кире каккан.

Медицина белгече Саверский Русиядә ел әйләнә сәгатьнең күчерелмәве аркасында "халыкның сәламәтлеге какшый, ял итү мөмкинлекләре кими", дип сәгатьне яз-көз күчерүне кире кайтарырга теләгән иде.

Русиядә "җәйге" һәм "кышкы" вакытка күчү 2011 елда бетерелде.
XS
SM
MD
LG