Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербур, Казан, Мәскәү: "Кан өстендә Универсадага урын юк!"


Мәскәү чарасында катнашучылар
Мәскәү чарасында катнашучылар

Җомга көнне Петербурда, шимбә Казанда, сишәмбе Мәскәүдә хуҗасыз хайваннарны яклаучылар Казанда күпләп этләрне үтерүгә протест белдереп "Кан өстендә Универсадага урын юк!" дип аталган чара үткәрде. Социаль челтәрләрдә протестка Бельгия, Германия, Италия, Франция ватандашлары да кушылды.

Универсиада алдыннан Казандагы хуҗасыз җиде мең этне үтерүгә каршылык белдереп Русиянең өч башкаласында үткән бу чаралар Казан җитәкчелеген борчуга салган. Хайваннарның хокукларын яклаучы «Право на жизнь» оешмасы башлыгы Фидаил Үтәшев белдерүенчә, 27 март көнне 14 сәгатьтә Казан ратушасында түгәрәк өстәл сөйләшүе үтәчәк.

Бу чарага хайваннарны яклаучы тагын ике оешма җитәкчесе, Шәһәр, Дәүләт шуралары депутатлары, башкаланың торак коммуналь хуҗалык комитеты вәкилләре һәм журналистлар да чакырылган.

Казандагы чара
Казандагы чара
Үтәшев Казанда булган "Кан өстендә Универсадага урын юк!" пикеты турында язган журналистларга шалтыратып аларны чакыру-чакырмауларын белешкән, әмма дәшмәгәннәре ачыкланган.

Үтәшев хакимиятләр үткәргән бу чараның тагын аклануга гына әйләнеп калачагын, «без этләрне күпләп үтерергә җыенмаган идек», «хуҗасыз этләр кешеләрне талый», «максатыбыз этләрне стерилизацияләү генә булачак» дип белдерәчәкләрен әйтә.

Казандагы пикеттан соң хайваннарны яклаучы өч оешма: «Право на жизнь», "Зоозабота", "Зооспас" җитәкчеләре Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка ачык хат әзерләгән. Алар бу хатны әле җибәрмәгән, шушы бер-ике көн эчендә интернетка урнаштырырга җыеналар.

Үтәгәнев, әгәр хәлләр уңай якка үзгәрмәсә, "Йортсыз хайваннарны тоту хезмәте" (Служба отлова бездомных животных. алга таба - СОБЖ) этләрне вәхшиләрчә үтерүен дәвам итсә, бу хакта FISU-га һәм хайваннарның хокукларын яклаучы халыкара оешмаларга җиткерәчәкләрен дә әйтә.

Инде социаль челтәрләрдә Казанда булачак вәхшилеккә каршы төрле илләрдә имзалар җыю башланган.

Хайваннарны яклаучылар төшергән рәсем
Хайваннарны яклаучылар төшергән рәсем
"Шәһәр Универсиадага шулкадәр озак әзерләнде. Бу этләр белән булган проблем дөньяга чыгачак бит. Универсиадага Европадан да киләчәкләр. Инде Германиядәге алманнар бу хакта ишетеп социаль челтәрдә питеция әзерләде. Бу хакта Facebook-та күреп алганнар, хәзер имза җыю дәвам итә. Шунысы игътибарга лаек, имзалаучылар һәм комментар калдыручылар Германиядә яшәүче русияләр түгел, ә алманнар. Без Казанда пикет үткәргән көнгә җиде меңләп имза җыелган иде инде. Белүемчә, Белгиядә дә бу чарага кушылырга җыеналар. Итальяннар да борчылу белдерде. Франциядә хәтта Татарстан вәкиле урнашкан бина янына пикетка да чыгарга җыеналар", ди Үтәгәнов.

"Безгә мондый Универсиада кирәкми"

Мәскәүдәге пикет та 25 март көнне Татарстан вәкиллеге каршында үтте. Пикетны оештыручылар чарада биш кеше катнашачак дип рәсмиләрдән рөхсәт алган иде, әмма 40-лап кеше килгәнгә "Кан өстендә Универсадага урын юк!", "Безгә мондый Универсиада кирәкми", "Үтерүне туктатыйк! СОБЖ булмаска тиеш!" һәм башка кискен сүзләр язылган шигарьләрне чиратлашып күтәреп тордылар.

Мәскәүдәге бу чара вәкиллек бинасы яныннан үтеп баручыларның да игътибарын җәлеп итте. Алар мөрәҗәгатькә кул куйдылар, кайберләре Татарстан вәкиле Равил Әхмәтшинга интернет аша җибәрү өчен мөрәҗәгать язылган кәгазьләрне алды.

Казанның торак-коммуналь хуҗалык комитеты планы
Казанның торак-коммуналь хуҗалык комитеты планы
23 мартта Казанның Бауман урамындагы сәгать каршына 200-ләп кеше җыелды. Аларның кулларында Казандагы вәхшилекне тасвирлаган сурәтләр һәм шигарьләр иде. Чыгыш ясаучылар авызыннан СОБЖ башлыгы Нурулиннан Казан думасы депутаты мандатын алу таләпләре дә яңгырады. Чарага “Яблоко” вәкилләре дә кушылды. Пикетта катнашучылар һәм үтеп баручылар хуҗасыз хайваннарга ярдәмгә акча җыю өчен куелган тартмага акча салдылар. Матбугат чаралары язуынча, бу пикет яныннан үтеп барган бер ханым: “Думада этләрне дә, кешеләрне дә кызганмыйлар”, дип белдергән.

Протест чаралары 22 мартта Петербурда башланды. Аны хайваннарның хокукларын яклаучы “Вита” җәмгыяте оештырды. Бу чарадан соң активистлар Татарстанның Петербурдагы вәкиле һәм аның ярдәмчеләре белән очрашты. Аларга хуҗасыз хайваннарның проблемнарын кешечә хәл итәргә кирәк, дигән мөрәҗәгатьләр тапшырылды. Петербурлар вәкил бу мөрәҗәгатьне Татарстан җитәкчелегеннә тапшырыр дип өметләнә.

Казан чарасына этләре белән килүчеләр дә бар иде
Казан чарасына этләре белән килүчеләр дә бар иде
Казан мэры Илсур Метшин исеменә язылган мөрәҗәгатьтә мондый юллар бар: “Белүебезчә, Казан башкарма комитеты карар кабул итте. Универсиаданы үткәрү имин булсын өчен 2013 елның 5 апрелендә хуҗасыз хайваннарны киметү максатында аукцион үткәрелә. Җиңүче 8815 этне тотачак һәм шуның эченнән 6958 эт, бу 79%-ы үтереләчәк.

Күпләп үтерү өчен Казан бюджетыннан 12 миллион сум акча бирелә. Инде хәзердән үк билгеле, көндәшләр булмаганга, бу аукционны бюджеттан моңа кадәр дә 120 миллион акча каерган Казан думасы депутаты Нуруллин җитәкчелегендәге СОБЖ отачак. Әмма электән килгән проблем бүгенгә кадәр хәл ителми. Без сездән хуҗасыз хайваннарны үтертмәүне һәм бу мәсьәләне цивил юл белән чишүегезне сорыйбыз”.

Казандагы хайваннарның хокукларын яклаучылар 6 апрель көнне тагын бер чара үткәрергә җыена. «Кан өстендә Универсадага урын юк!» дигән исем белән митинг оештырылачак. Аны да Бауман урамы башындагы сәгать янында үткәрергә җыеналар.

Этләрне яклаучылар төшергән фото
Этләрне яклаучылар төшергән фото
Интернеттагы социаль челтәрләргә куелган фотоларга күз салсаң, Казан шәһәренең торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Гиниятуллин раслаячак документта 2013 елда барлыгы 8815 эт тотылачагы шуның 6958-нең юк ителәчәге язылган. Бары тик 1857 эт кенә исән калачак. Аларны, янәсе, стерилизацияләчәкләр. Бу эшләр өчен 12 миллион сум тотылачак. Хокук яклаучылар бу якынча җиде мең саны каян килеп чыккан соң дип баш вата. Сәламәт булмаган һәм котырган этләр генә үтерелергә тиеш, бу бит вәхшилек, канун бозу булып тора, дип белдерә алар.

Активистлар “моңа кадәр дә стерилизацияләдек дип хисап тотулары ялган булды, меңнәрчә үтерелгән этләрне теләсә кая илтеп аттылар, СОБЖга баргач үз күзләребез белән тау-тау өелгән эт үләксәләренә тап булдык”, дип дәлилләр китерә тора. Фотоларны интернет челтәренә урнаштыра.

2012 елда Казанның контроль хисап пулаты үткәргән тикшерү активистларның борчылуларын раслаган иде. Шәһәр казнасыннан стерелизацияләү өчен бүленгән 2 миллион сумга якын акчаның бер өлеше генә этләрне үтерүгә тотылган булып чыкты. Шулай ук башкарасы эшләрнең бәясен ярты миллион сумга арттырып күрсәтү дә ачыкланды.

Активистлар Нуруллин бу вилланы этләр өчен бирелгән акчага салган дип шикләнә
Активистлар Нуруллин бу вилланы этләр өчен бирелгән акчага салган дип шикләнә
Россельхознадзор үткәргән тикшерү дә тоткач этләрне ябып тору урыннарының бик начар булуын раслады. СОБЖ 2010 ел башыннан 2012 ел ахырына кадәр 31 мең 905 этнең юкка чыгарылуы турында хисап тотты. Этләр КАПО «Агросервис» ның биотермик чокырларында юк ителде дип белдерелде. Әмма бу ширкәт инде 2010 елдан ук бу биотермик урыннарның ябылуын һәм ташландык бернәрсә дә кабул итмәүләрен белдерә. Ә СОБЖ шәһәр түрәләре алдында эш башкарылды һәм моның өчен акча түләнде дип хисап тота. Моның өчен СОБЖ янәсе КАПО «Агросервиска» 6 миллион 260 мең акча түләгән.

Чуашстандагы Цивильский ветсанутильзавод вәкиле инде өч еллап элек СОБЖ белән эт үләксәләрен эшкәртү өчен килешү төзелгәнлеген һәм моның өчен СОБЖның 200 мең сум акча күчерүен белдерә. Димәк алты миллион сум акча каядыр башка җиргә киткән булып чыга.

Хайваннарны яклаучылар белдерүенчә, Рөстәм Нуруллин СОБЖ оешкан вакытта 14-нче модель ВАЗ машинасында йөргән. Инде алдагы елда ук Рorsche Сayenne алган. Аның бәясе – 2 миллион 500 мең сум. Бүген аның BMW, Lexus, Mercedes, Volvo машинасы бар. Алтан авылында ике катлы коттедж да салып куйган.

2012 елда Русия эчке эшләр министрлыгының Татарстандагы идарәсенең икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы бүлеге СОБЖ эшчәнлеген тикшерде. Әмма җинаять эше кузгатылмады. СОБЖ коммерция оешмасы һәм аның табышка хокукы бар дигән нәтиҗә ясалды.

Активистлар фикеренчә, шәһәр җитәкчелеге дә акчаларның этләрне кешечә стерилизацияләүгә түгел, ә бик аз өлеше генә вәхшиләрчә үтерүгә һәм калганы каядыр акканын белә. "Бу эшне торак-коммуналь хуҗалык комитеты оештыра, ә СОБЖ тендорда отып, эш башкаручы оешма гына, күрәсең, мөгаен бүленгән миллионнардан ике як та канәгать кала", ди алар.
XS
SM
MD
LG