Accessibility links

Кайнар хәбәр

Себер татарлары Әмәл бәйрәмендә көлцән таратты


Тубыл районының Ләчек авылында көлцән чәчәләр
Тубыл районының Ләчек авылында көлцән чәчәләр

Күп кенә халыклар Нәүрүзне бәйрәм иткән көннәрдә Себер татарлары үзләренең Әмәл бәйрәмен үткәрде. Әмәл бәйрәмендә авылларда көлцән (көлчә) тараттылар.

21-22 нче март көннәрендә Себердә төрле төбәкләрдә дус-туганнар, авылдашлар белән бергәләшеп язны каршы алдылар – җирле халык әйткәнчә, Әмәл бәйрәменә җыелдылар.

Кайбер халыклар бу көннәрдә Нәүрүзне каршы ала, ягъни, Кояш календаре белән яңа елны, яз башланган көнне бәйрәм итә. Ә Себер татарлары аны Әмәл дип йөртә, Тубыл районының Ләчек авылында Көлцән, Хуҗайланда Сатака бәйрәме диләр. Әмәл Себер татарларында март дигәнне аңлата.

Бәйрәмнең төп асылы – табигать яңарган вакытта бер-береңнең хәлен белешү, әмәлеңә-мөмкинлегеңә карап бүләк өләшү, бергәләшеп күңел ачу. Быел да Әмәлне Тубыл, Вагай, Яркәү районнарында үткәрделәр. Төмән шәһәре татар мәдәният үзәге дә йолаларыбызны саклауга зур өлеш кертә: монда Әмәлгә Кырынкүл балалары белән бергә җыелдылар.

"Ел буе көтеп, сагынып алабыз. Ул бәйрәм безнең иң яратканнарыбызның берсе, иртүк торып Сатакага йөгерәбез. Яше-карты мәчет янына җыелышабыз һәм авылның беренче урамыннан йөри башлыйбыз. Өй янына килеп, “Сатака, сатака!” – дип кычкырабыз. Өйдән төрле кәнфитләр, акчалар да чыгарып сибәләр, ыргыталар, аны бергә күмәкләшеп җыябыз. Хуҗа һәм хуҗабикәләргә төрле теләкләр әйтеп көне буе һәр өйгә йөрибез, – дип язган иде “Яңарыш” газеты битләрендә Хуҗайланда яшәүче Хәмидә Речебакиева.

Әле үткән шимбәдә генә туган якларында бәйрәм итеп кайткан Рәүфә Рыханова: “Бәйрәм кайсы көнгә билгеләнгәнен интернетта "В контакте" социаль челтәрендәге "Тахтагул - райская глубинка" төркеменә кереп укыгач белдек, дип сөйләде. "Ата-аналары Ләчектән булып, үзләре шәһәрдә туып-үскән яшьләрнең бер-береннән: "Авылыбызда көлцән кайчан? Ә сез барасызмы? Юллар ничек, "иномаркалар" үтә аламы?" дигән фикер алышу сүзләрен укып, ата-бабаларыбыздан килгән бу йоланың читтә яшәүчеләрне дә берләштерүе, авылга тартуы сөендерде.

Билгеләнгән көнне, шәһәрләрдән килүчеләрне көтеп, бәйрәм иртәнге сәгать 8-дә башланды. Авыл очына җыелган бала-чага, яше-карты "Көлцән! Көлцән!" дип кычкырып беренче йортның капкасына килде. Хуҗа койма башыннан зур савытларга салынган, бәйрәмнең төп символы булган "көлцән"нәрен (кечкенә калачлар), кибеттән сатып алган кәнфит-прәник, чәй, сабын кебек көн дә кирәкле әйберләрне килүчеләр арасына чәчте. Шуны гына көткән халык этешә-төртешә, көлешә-талаша аларны үз сумка-пакетларына тутырдылар. Җыеп бетерүгә бәйрәм белән котлый-котлый барысы да икенче йортка таба юл алды. Авылны әйләнеп чыкканда төшке аш вакыты җиткән иде. Аннары ләчекләр читтән килгән кунаклар белән яхшылап күрешеп, хәл-әхвәлләр белешеп, үзләренә "көлцән чәе" эчәргә чакырдылар.

Аның әле бер ырымы да бар: "Көлцән! Көлцән!" дип килгән кешеләргә бернәрсә дә бирмәсәң, алар, котлау, матур теләкләр урынына, әмәлең бетсен, дигән сүзләр дә яудырырга мөмкин. Шуңа да яз җитүнең үзенә күрә бер садакасы исәпләнә бу бүләкләр, бәйрәмдә һәркем катнашырга тырыша”.

"Көлцән дигәнебез – бу бәйрәм өчен ачы камырдан пешерелә торган прәннек формасында күмәч ул, – дип яза Ләчектә туган, өлкәдәге иң хөрмәтле кешеләрнең берсе, ветеран укытучы мәрхүм Газиз Әхмәтов “Күкрәнде язмалары” китабында. – Соңгы елларда моңарчы онытылыбрак торган бу бәйрәм яңарып, күп хуҗабикәләр көлцән урынына кибеттән алган ризыклар да чәчәләр, акча яки вак-төяк әйберләр дә ташлыйлар”.

Себер татарлары шулай бергәләшеп күңел ача торган матур гадәт елдан-ел киң колач ала.

XS
SM
MD
LG