Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Агораны" прокуратура тикшерә


Казанның Вахитов районы прокуратурасы төбәкара "Агора" хокук яклау оешмасын тикшерә.

"Кеше хокуклары өчен" хәрәкәт башлыгы Лев Пономарев бүген Мәскәү прокуратурасына чакырылган. Хокук яклаучы сүзләренә караганда, прокуратура хәрәкәтне мәхкәмәгә биреп эшчәнлеген туктату юлларын эзли. Пономаревка административ тәртип бозуда гаепләү белдерелгән.

Дүшәмбе көнне хәрәкәтне тикшерергә килгән прокуратура, Юстиция министрлыгы һәм салым хезмәтенә хокук яклаучылар документлар күрсәтүдән баш тартты. Хәрәкәттә кышын тикшерүләр узган һәм барлык тиешле финанс документлар Юстиция министрлыгына тапшырылган, дип аңлатылды.

Русиядә хөкүмәттән бәйсез оешмаларны тикшерү узган ел кабул ителгән "чит ил агетнлары" турындагы канунга бәйле.

Бүген тикшерүләр Human Rights Watch оешмасының Мәскәүдәге бүлекчәсендә дә узды.
XS
SM
MD
LG