Accessibility links

АКШ президентының сак хезмәте башлыгы итеп беренче тапкыр хатын-кыз билгеләнде


АКШ тарихында беренче тапкыр президент һәм аның гаиләсенең сак хезмәте башлыгы итеп хатын-кыз - Джулия Пирсон билгеләнде. Бу карарын президент Барак Обама үзе игълан итте. Бу вазифага билгеләнгән кешегә Конгресс раславы кирәкми.

Пирсон сак-күзләү хезмәтендә 30 еллап эшли, соңгы елларда сак хезмәте аппараты башлыгы булды. Хезмәтнең элекке башлыгы Марк Салливан урыныннан китүе турында февраль аенда игълан иткән иде.

Бер ел элек президентның сак хезмәте вәкилләре Обаманың Колумбиягә сәфәренә әзерлек чаралары вакытында җирле фахишләр белән тотылган иде. Бу вакыйгадан соң сигез кеше эштән куылды.
XS
SM
MD
LG