Accessibility links

Кайнар хәбәр

Amnesty International: Төркиядә сүз иреге бозыла


Amnesty International хокук яклау оешмасы Төркия хакимиятләрен сүз иреген бозуда һәм кеше хокуклары бозылуын туктату өчен илнең кануннарын тәртипкә китерүне кичектерүдә гаепләп чыкты.

Хокук яклаучылар Төркиядә ел саен йөзләгән сәяси активист һәм журналистлар кулга алына, сәяси эзәрлекләүгә дучар була, дип белдерә. Узган елның беренче августыннан бирле илдә 76 журналист кулга алынган, дигән мәгълүмат бар. Аларның 60 журналистик эшчәнлеге аркасында тоткарланган.
XS
SM
MD
LG