Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстан хәрбиләре Пакстанга сәфәрдән баш тартты


Пакстан көчләренең Әфганстан вилаятен утка тотуыннан соң туган киеренкелек сүрәтендә Әфганстан алдан планлаштырылган уртак хәрби күнегүләргә үз вәкилчелеген җибәрүдән баш тартты. 11 кешелек Әфган милли гаскәрләре төркеме Пакстанның Кветта вилаятенә барырга тиеш иде.

Әфганстан тышкы эшләр министрлыгы чәршәмбе көнне ясаган белдерүдә "25-26 март көннәрендә Әфганстанның Кунар вилаятенә һөҗүм сәбәпле Пакстанга сәфәрдән баш тартабыз" диелгән.

Ике ил арасында киеренкелек артты. Пакстан тышкы эшләр министрлыгының үз исемен атарга теләмәгән бер рәсмие күптән түгел, "ике ил арасында тынычлыкка иң зур киртә - әфган президенты Хәмид Карзаи," дигән иде.
XS
SM
MD
LG