Accessibility links

Кайнар хәбәр

Себер татарлары Әмәл бәйрәмендә көлцән таратты

Узган атна ахырында Себердә төрле төбәкләрдә дус-туганнар, авылдашлар белән бергәләшеп язны каршы алдылар – җирле халык әйткәнчә, Әмәл бәйрәменә җыелдылар. Кайбер халыклар бу көннәрдә Нәүрүзне каршы ала, ягъни, Кояш календаре белән яңа елны, яз башланган көнне бәйрәм итә. Ә Себер татарлары аны Әмәл дип йөртә, Тубыл районының Ләчек авылында Көлцән, Хуҗайланда Сатака бәйрәме диләр. Әмәл Себер татарларында март дигәнне аңлата. Фотоларда Тубыл районының Ләчек авылында көлцән таратудан һәм Тубыл себер татар мәдәният үзәгендәге бәйрәмнән күренешләр.

XS
SM
MD
LG