Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 07:42
Уфа мәхкәмәсе Башкорт конгрессы башкарма комитеты рәисенең урынбасары Фәнзил Әхмәтшинны 4 ел да 6 айлык төрмә җәзасына хөкем итү карарын игълан итте.

Башкорт милли һәм дини әйдаманы инде 2011 елдан бирле сак астында тотылды. Шул елны кулга алыныр алдыннан ул берничә көнлек хәйрия акциясе кысаларында Сомали халкына һуманитар ярдәм, дөге, кирәк-яраклар өләшергә барып кире кайтканда Уфа һава аланында тоткарланды. Аңа 2011 елның июль аенда, Баймак районында узган җыендагы белдерүләре өчен, “экстремист өндәмәләр яңгыраткан” дигән гаепләү белән яңа җинаять эше ачылды.

Әхмәтшин экстремизм һәм наркотик контрабандасында гаепләнде. Хәйрияче үзе һәм аның адвокаты наркотикны сумкага тентүчеләр үзләре салган дип белдерде.

Фәнзилне яклап Уфада берничә тапкыр каршылык чаралары да узды.

Төркиянең IHH хәйрия оешмасы да Әхмәтшинның тоткарлануына ризасызлык белдерде.

XS
SM
MD
LG