Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:27

Камилә Сафинаның “Чиппендейл” фильмы Кембридж шәкертләр кинофестивалендә иң яхшы нәфис фильм дип табылды. Фильмда Роальд Даль хикәясе Башкортстан җирлегендә күрсәтелә.

Быелгы мартны бер дә икеләнми “Данлыклы татар кызлары ае” дип игълан итеп була. Башта Евровидение бәйгесендә Русияне татар кызы Динә Гарипова вәкиллек итәчәге билгеле булды. Аннары “Илнең иң матур кызы” исеменә Эльмира Әбдразакова лаек булды. Русиянең барлык финанслары белән идарә итүне Эльвира Нәбиуллинага ышанып тапшырдылар. Шушы вакыйгаларга өстәп, читтән тагын бер кызык хәбәр килеп иреште – сәләтле режиссер Камилә Сафинаның “Чиппендейл” фильмы Кембридж шәкертләр кинофестивалендә иң яхшы нәфис фильм дип табылды. Лентаны шулай ук “Мәскәү дебютлары” кинофестивалендә Гран-при белән бүләкләделәр. Камилә үзе былтыр ВГИК тәмамлаган, ә фильмны 4-нче курста укыганда төшергән.


Азатлык радиосы Камилә Сафина белән әлеге киноны төшерү тарихы һәм аның иҗаты турында әңгәмә корды:

Камилә, үзең турында сөйләсәң иде – кем син, кайда туып үстең, балачакта ниләр белән шөгыльләндең, нәрсәләр турында хыялланган идең?

– Мин Ижау шәһәрендә тудым. Әбикәем белән бабайкаем Башкортстанда, Ярмәкәй районының “8 март” дигән татар авылында яшиләр. Әнием Ижауга укуыннан алган билгеләнү белән барып эләккән, шунда торып калган. Татар телен, кызганыч ки, сөйләшерлек итеп өйрәнә алмадым. Тик авылда булганда, әйләнә-тирәмдә татарча сөйләшкәннәрен ишеткәндә, ничектер эчке бер тоемлау белән ни турында сүз барганын аңлыйм. Шуңа күрә телне беләм дип саныйм, һәм аны алга таба да өйрәнергә телим. Күп итеп дәреслекләр дә сатып алдым. Бала чакта җырчы булачакмын дип хыялланган идем. Әле дә хыялланам.

Төшергән фильмың нәрсә турында?

– Комсызлык, саранлык турында.

Аны төшерү вакытында ниндидер кызык хәлләр булдымы? Укучылар белән дә уртаклаш әле.

– Дөресен әйткәндә, алай уртаклашырлык бер кызык әйбер дә булмады. Фильм төшерү үзе коточкыч мавыктыргыч бер әйбер.

Фильмны кайларда төшердегез? Озак булдымы?

– Тула өлкәсендә төшердек. Без махсус, Башкортстандагы кебек, тау астында утырган авылны эзләдек, һәм шундый авылны Тула өлкәсендә таптык. Башкортстанның үзендә төшерергә бик теләсәк тә, бик уңайсыз һәм кыйммәт булганга, бу теләктән баш тартырга туры килде. Фильмны төшерү 12 көн дәвам итте.

Кадрда татар авыллары исемнәре күренә, татар музыкасы ишетелә. Ә нигә нәкъ менә татар темасын алырга булдың?

– Бәләкәй чакта мин һәр җәемне әбикәем белән бабайкаем авылында Башкортстанда уздыра идем. Миңа ул урыннар бик ошый, “8 март” дип аталган авылымны бик яратам. Ул җирләр миңа һаман да ниндидер бер әкияти урын булып тоела, монда үзенә генә хас исләр, күренешләр – барысы да санап чыккысыз истәлекләр һәм тәэсирләр белән бәйле.

Шуңа да миңа Роальд Даль хикәясендә тасвирланган вакыйганы Башкортстан җиренә күчереп карау кызык тоелды. Нәкъ менә минем авылыма, чөнки башка авылларны белмим. Вакыйганың кайда баруы сюжет өчен әллә ни мөһим түгел, шуңа күрә фильмда татар авылының аерымачык билгеләре дә ярылып ятмый. Ләкин балачактан якын, тансык булган бу урыннарны сүзләрдә генә булса да яңадан торгызу минем үзем өчен бик мөһим булды. Бу минем туганнарым өчен дә шулай ук бик мөһим дип уйлыйм. Минемчә, бабайкаем Рәгыйп Сафинга да бик ошар иде бу. Ул үзе фильмны төшерү башланыр алдыннын гына үлеп китте... Картинаны мин аңа багышладым.

Презентация видеосында шулай ук татар халык җыры яңгырый. Бу үзенчә милләтең турында белдерүме? Моның белән ни әйтергә теләгән идең?

– Бу җыр – фильмның төп саундтрегы. Мин үзем бик яраткан “Күбәләгем” җырының берничә аранжировкасын таптым. Һәм аларны фильмда инде болай да күренгән милли төсмерләрне көчәйтүдә кулландым.

Камилә, син татар кинематографиясенең бүгенге торышын ничек бәялисең, бу өлкәдәге яңалыклар белән кызыксынасыңмы?

– Дөресен әйткәндә, мин татар кинематографы турында берни белмим. Хәтта аның барлыгы турында да белмим. Чынлыкта миңа бер ил эчендә булган кино сәнгатен милли билгесе буенча бүлгәләп йөртү бер дә ошамый. Татар киносы яисә удмурт киносы дип. Миңа калса, бу чынбарлыкка туры килми. Русия киносы бар – шул гына. Аерымачык милли билгеләре булган, даны бөтен илгә таралган фильмнар турында сүз барса, бер хәл иде. Ләкин кемдер татар телендә, төп рольләргә чын татарларны куеп фильм төшереп тә, аны өч кеше караган һәм шулардан башка ул фильм турында илдә беркемнең дә ишеткәне юк икән – моны татар кинематографы дип атап булмыйдыр дип уйлыйм. Мин, әлбәттә, бераз арттырып җибәрәмдер, һәм җитәрлек дәрәҗәдә бу турыда белмимдер. Хаталануым бик мөмкин.

Казанда узучы Халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашырга теләгең бармы? Анда хәзер нәкъ менә гаризалар кабул итү вакыты.

– Әйе, катнашырга җыенам. Минем фильмны Казанда күрсәтсәләр, минем өчен бу бик зур дәрәҗә булыр иде!

Режиссерлык эшеңне татар мәдәнияте белән бәйләргә уйламыйсыңмы?

– Юк дип алдан ук әйтә алмыйм. Барысы да булырга мөмкин.

Алга таба нинди планнарың бар?

– Кино төшеререгә инде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG