Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучы Лев Пономаревка каршы өч административ эш ачылды


Хокук яклаучы Лев Пономарев административ тәртипне бозуда гаепләнә, аңа каршы өч эш ачылды, дип хәбәр итте Мәскәү прокуратурасы вәкиле Елена Россохина. Пономарев прокуратурадан тикшерүчеләр килгәч алар сораган документларны күрсәтүдән баш тарткан. Тикшерүләр "Тоткыннар хокукларын яклау", "Горячая линия" кеше хокуклары оешмасы, "Кеше хокуклары өчен" иҗтимагый хәрәкәт офисларында үтәсе булган. Хокук яклаучылар узган кышта тикшерүләр булуын әйтеп прокуратура сораган документларны бирүдән баш тарткан.

Бүген тикшерүләр "Мәскәү Һелсинки төркемендә" дә узды.

Дүшәмбе көннән бирле прокуратура, Юстиция министрлыгы һәм салым хезмәте хөкүмәттән бәйсез оешмаларда тикшерү башлады. Тикшерүнең максаты узган ел кабул ителгән "чит ил агентлары" турындагы канунны бозучыларны ачыклап җәзага тарту. Чит илләрдән акча алганын яшергән оешмаларны җәза көтә.

Тикшерүләр Amnesty International, "Общественный вердикт" фонды, Human Rights Watch һәм Transperancy International оешмаларында бара. Узган атнада "Мемориал" хокук яклау оешмасы тикшерелде.

"Агора" хокук яклау үзәге башлыгы Павел Чиков сүзләренә караганда, тикшерүләр Русиянең 16 төбәгендә 50ләп оешмада узды.
XS
SM
MD
LG