Accessibility links

Чуашстанда ана үз баласы үлемендә гаепле дип табылды


Чуашстан мәхкәмәсе өч яшьлек баласын үтерүдә гаепле табылган анага хөкем карарын чыгарды.

Республика районнарының берсендә яшәгән йөрәге авырткан бу бала Пензага операциягә җибәрелгән булган. Операциягә бару 2011 елның июлендә үк киңәш ителгән булуга карамастан, ана кеше баласын анда алып бармаган.

"Медицина ярдәменнән мәхрүм иткән баланы ана кеше җылытылмаган салкын өйдә тоткан", дип хәбәр итте тикшерү комитетының Чуашстан бүлеге рәисе урынбасары Олег Дмитриев.

Малай 2012 елның 21 декабрендә үлгән. Ана бер ел төрмә җәзасына хөкем ителде.
XS
SM
MD
LG