Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Левада": депутатлар Кремль кушканны эшли


LEVADA center - Russia, logo 22Aug2008
LEVADA center - Russia, logo 22Aug2008
Русия Дәүләт думасына ышаныч 2012 елдан бирле кимегән.

Март аенда "Левада" фикер белешү үзәге 1600 кеше арасында сораштыру оештырып халыкның депутатларга мөнәсәбәтен белешкән.

Сораштыруда катнашканнарның 37% - депутатлар Кремль кушканның барысын да эшли, дип саный. 30% - депутатлар Кремль кушуына колак сала, әмма үз кануннарын да үткәрә ала, дип җавап биргән. 17% - депутатлар башкарма хакимияттән бәйсез, дип саный.

Халыкка депутатларның тавыш бирергә килмәүләре, берберсе өчен тавыш бирүләре ошамый. Сораштыруда катнашучыларның 60% андыйларны депутат урыныннан куарга кирәк, дип саный.
XS
SM
MD
LG