Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан парламенты театрлар турында канун әзерли


Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт театры сәхнәсендә "Шәүрәкәй" спектакле
Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт театры сәхнәсендә "Шәүрәкәй" спектакле
Башкортстан Дәүләт җыелышы-корылтай утырышында бүген "Театрлар һәм театр эшчәнлеге" турында канун өлгесе тикшерелә башлады. Сөйләшүдә Дәүләт думасы һәм Корылтай депутатлары, Башкортстан мәдәният министрлыгы вәкилләре, республиканың танылган актерлары катнашты.

Театрлар турында канун өлгесе турында парламентта бу беренче сөйләшү булды. Чыгыш ясаучылар сәхнәдә эшләүчеләренең түбән хезмәт хаклары, социаль яклау юклыгы турында сөйләде.

Очрашу нәтиҗәсендә Башкортстан хөкүмәте, Корылтай һәм мәдәният министрлыгына киңәшләр кабул ителде.

"Театрлар һәм театр эшчәнлеге" турында Русиядә федераль кануны юк.
XS
SM
MD
LG