Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 15:53

Башкортстан әдәбияты үзенең аксакал әдибе белән хушлаша. Танылган язучы, драматург Нәҗип Асанбаев 92 яшендә вафат булды. Аны соңгы юлга озату җомга көнне Уфада оештырыла.

Нәҗип Асанбаев Башкортстанның Бакалы районында туып үскән керәшен татары. Чын исеме – Николай Васильевич Асанбаев. Әдәби иҗат белән ныклап шөгыльләнә башлагач, ул үзенә Нәҗип Асанбаев дигән исем ала.

1921 елда туган Нәҗип Асанбаев дәһшәтле сугыш юлларын үтеп туган якларга исән-сау кайта. 1949 елдан ун ел дәвамында Уфада татарча чыгучы “Кызыл таң” республика газетасында эшли. Шул елларда әдәби иҗат белән дә шөгыльләнә башлый ул. Нәҗип Асанбаев, нигездә, талантлы драматург булып танылды. Аның дистәләрчә пьесалары төрле театрларда сәхнәләштерелде һәм зур уңыш белән барды. Үз әсәрләрендә татар һәм башкорт халыкларының асыл сыйфатларын, аның күптөрле милли үзенчәлекләрен оста чагылдыра күренекле драматург.

Соңгы берничә елда аның сайланма әсәрләренең биш томы Башкортстан “Китап” нәшриятында дөнья күрде. Аларга Нәҗип Асанбаевның киң билгеле пьесаларыннан “Зәйтүнгөл”, “Кеше бәхете”, “Кызыл паша”, “Күктән төшкән бәхет”, “Су юлы” һәм башка байтак әсәрләре кергән.

Үзе дә 90 яшенә җитеп килгән аксакал әдип, Башкортстанның халык язучысы Суфиян Поварисов Нәҗип Асанбаев белән дуслыгы хакында фикерләрен уртаклашты. “Нәҗип Асанбаев белән без 1958 елда, “Кызыл таң” газетында эшләгәндә танышкан идек. Шуннан бирле каләмдәшем, дустым, аркадашым булды. Якты кеше иде ул”, ди Суфиян ага.

Нәҗип Асанбаев белән хушлашу 30 март көнне көндезге 12 сәгатьтә Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театрында башлана. Мәрхүм Уфаның Көньяк зиратының мөселман өлешенә җирләнәчәк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG