Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида "Татар җәүһәре-2013" бәйгесе үтте


Бәйгедән күренеш
Бәйгедән күренеш

Омскида "Татар җәүһәре-2013" исемле өлкәкүләм гүзәллек бәйгесе узды. Анда катнашу өчен тугыз кызны "ВКонтакте" сайты кулланучылары тавыш бирү аша сайлап алды.

Омскиның шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияты икенче мәртәбә татар кызлары арасында бәйге үткәрде. Быелгы бәйгене мохтарият каршында эшләүче "Ялкын" оешмасы яшьләре "Татар җәүһәре-2013" дип исемләде.

Беренче бәйге 2010 елда "Милләт кызы" исеме астында үткән иде. 2011, 2012 елларда да мондый бәйгеләр оештырылды, аларның берсендә егетләр ярышты, икенчесендә егетләр һәм кызлар бергәләп татарлыкларын күрсәтте.

Әйтергә кирәк, быел беренче мәртәбә кызларны интернет-сайлау аша җыйдылар. "Ялкын" яшьләр оешмасы җитәкчесе, кызларны бәйгегә әзерләүче Наилә Абдулина сүзләренчә, катнашырга теләүчеләр артык күп булмаган – 21 кеше.

"Һәр кыз берничә фоторәсем җибәрде, шулар арасыннан "ВКонтакте" сайты кулланучылары күберәк тавыш биргән тугыз кызны сайлап алдык, дөрес, соңыннан аларның берсе катнаша алмады", ди Наилә.

"Интернетта кызларны матурлыклары буенча сайлаганнардыр дип уйлыйм, чөнки "җәүһәр" талантлы гына түгел, матур да булырга тиеш. Ә бәйгенең хөкемдарлары, әлбәттә, беренче чиратта сәләтләренә карап сайладылар, үзегез күрдегез, кызлар барысы да чибәрләр", ди Наилә Абдуллина.

Наилә үзе "Ялкын яшьләр оешмасы әгъзасы Виталий Чумаров белән бәйгенең алып баручысы да булды. Яшьләр бәйгене тулысынча рус телендә алып бардылар. Татар телен өйрәнә башладым, бер елдан, хәтта ярты елдан, татарча сөйләшерлек өйрәнергә тырышачакмын, диде Наилә.

Татар телен белүгә килгәндә, бәйгедә катнашучы кызларның күпчелеге туган телләрен белүләрен күрсәттеләр, бәйге шартлары нигезендә алар биш төрле бирем үтәделәр, матур гына итеп татар телендә сөйләделәр. Беренче чиратта кызлар үзләре белән таныштырды.

18 яшьлек Эльмира Хәсәнова, мин Омскиның авыл хуҗалыгы университында укыйм, буш вакытымда китап укырга, бәйләм бәйләргә яратам. Дусларым күп түгел, әмма мин алар белән шатлыкларымны да, кайгыларымны да уртаклаша алам. Конкурста катнашуым үземдә уйламаган яктан яңа сәләт ачырга, ниндидер яңалыкка, файдалы эшкә өйрәнергә ярдәм итәр, хәтта үз-үземә ышаныч өстәр дип тә ышанам, ди.

"11 сыйныф укучысы Лия Хөсәенова, Большеречье районының Кушкүл авылыннан, хәзер Үләнкүл мәктәбендә укыйм. Мин үземне чын татар кызы дип саныйм, чөнки минем канымда ул... Бик нык укуны яратам. укудан башка төрле түгәрәкләкләрдә шөгыльләнәм: "Сәйлән" дигән ансамбльгә йөрим, анда безне җырларга, биергә, өйрәтәләр. Тагын буш вакытымда мин тикшеренү эшләре белән шөгыльләнәм. Проектлар язам, спорт белән мавыгам – чаңгыда, тимераякта шуарга яратам. Мәктәптә күп нәрсәгә өлгерәм, мөмкин булган кадәр бар нәрсә белән кызыксынам, тормышта елмаеп яшим", ди Лия Хөкәенова.

"17 яшьлек Карина Сәетбагина Омски дәүләт университетының хокук факультетында укый. "Юрист булырга балачактан хыялланган идем. Телевидениедә бара торган конкурсларда катнашырга һич тә батырчылык итмәс идем. Шулай да бу бәйгедә үземне сынап карарга уйладым – ничек үтә мондый чаралар? Анда нәрсә эшлиләр? Конкурста катнашып үземдә ниндидер, әлегә кадәр ачылмаган яңалык ачасым килә. Монда катнашып күңелдә бик күп уңай хисләр туар, үзем белмәгән нәрсәләргә өйрәнермен, дип ышынам", ди Карина

Омски өлкәсенең Тара районы Олы Уыш авылында туып үскән 21 яшьлек Лиана Шигаева, университетта мин шәрыкъ илләре тарихына, татар халкына кагылган темаларга чыгышлар әзерләп, презентацияләр үткәргәнем бар. Бәйгегә әзерләнгән вакытта халкымның мәдәнияте, йолалары, гореф-гадәтләре турында тагын күп яңалыклар белдем, бик канәгатьмен, ди.

Башка кызлар – Лидия Локманова, Венера Мирәсова, Идия Назырова, Лилия Сөләйманова да югары уку йортларында укыйлар, күп нәрсәләр белән кызыксынабыз, үзебезне сынап карау теләге белән дә килдек, диләр.

Татар халкының йолаларын күрсәтү биремендә кызлар туй күренешләре, боз китү, яңгыр теләү кебек йолалар белән таныштырдылар. Яшь киленгә “Су юлын күрсәтү” йоласын Лидия Локманова әзерләгән иде:

"Туйның икенче көнендә килен көянтә-чиләк белән су алып кайтырга тиеш, үз авылына кияүгә чыкса да, башка авылга барса да, аны үзен генә җибәрмәгәннәр, йола буенча аны кыз туганнары озата килгән. Килен чиләкләрен тутырып су алганнан соң, чишмәгә акча ташлаган.

Килен булып төштем бу якларга,
Таныш түгел әле күршеләр.
Буй-сынымны сынап карар өчен,
Су буена алып төштеләр.
Су юлы, су юлы, сынатмасаң бу юлы,
Сынатмасаң бу юлы, сынатмам гомер буе.

Суны өйгә алып кайткач, татып караганнар, туганнары, кунаклар теләк теләгәннәр:

Яшь киленгә су юлын күрсәтү изге бурыч,
туры, дөрес юлдан гына, килен, йөрергә тырыш".

Йолалардан башка кызлар җырда-биюдә, пешеренүдә осталыкларын күрсәттеләр, ахырда кичке күлмәкләрдә сәхнә йөрешенә чыктылар.

"Татар җәүһәре-2013" бәйгесен җиде кешедән торган жюри бәяләде. Барлык биремнәрне караганнан соң хөкемдарлар бертавыштан беренче урынны һәм "Татар җәүһәре" исемен Лидия Локмановага бирделәр. Кызның татарча яхшы сөйләшүе, күрсәткән йоласы, башкарган җыры, пешергән ризыгы – һәммәсе шулай югары бәяләнде.

Лидия Омски дәүләт медицина университетында укый, Курган өлкәсанең Сафакүл авылында туып үскән. Теш табибы дипломы алгач үземнең туган ягыма кайтам, ди Лидия. Әйтергә кирәк, калган кызлар Омски өлкәсе авыл-районнарыннан һәм Омскиның үзеннән иде.

Жюри әгъзалары бәйгедә катнашучы кызларның башкаларына сәләтләренә, талантларына, чибәрлекләренә карап төрле исемнәр бирде. Карина Сәетбагина "Әдәпле кыз", Лиана Шигаева "Сокландыргыч кыз", Лия Хөсәенова "Сәләтле кыз", Идия Назырова "Гүзәллек алиhәсе", Венера Мирәсова "Мөлаем кыз", Эльмира Хәсәнова "Эчкерсез кыз", Лилия Сөләйманова "Уңган кыз" исемнәренә лаек булдылар.

Кызлар, нинди исем яулауларына карамастан, катнашуларныннан бик канәгать иделәр, Эльмира һәм Карина "Умырзая" ансамблендә шөгыльләнәчәкләре турында белдерделәр.

Безнең кызлар матурлар, уңганнар, мондый конкурслар үткәреп торырга кирәк, анда без яшьләрнең ни дәрәҗәдә телне, гореф-гадәтләрне белүләрен күрәбез, ди башкорт кардәшебез, ялдагы полковник Урал Мостафин.

Урал әфәнде кебек үк дүрт ел рәттән жюридә катнашучы Омски өлкә филармониясе җырчысы Әлфия Рубцова да бәйгеләр үткәрүнең әһәмиятен ассызыклады, конкурслар – милли мәдәниятне үстерүнең бер юлы һәм чын татар мәдәнияте бәйрәме, диде Әлфия ханым.

Шәһәр хакимияте вәкиле Хәергелде Шакенова, башкаларга үрнәк булырлык булды, дип, бәйгегә карата мактау сүзләре әйтте. Сәхнә күренешләрендә уйнап, кызлар биремнәргә әзерләнгәндә җырлар башкарып бәйге барышында актив катнашкан "Умырзая" үзешчәннәренә дә мактау сүзләре тапты ул.

Ансамбльнең җырчысы Әлфия Садыйкова, мин – татар кызы, дип, яшьләр үзләрен күрсәтә алдылар, афәриннәр, дип катнашучыларга карата соклануын белдерде. Тамашаны карарга килгән яшьләр, Омски өлкәсенең Тезриз районы Туйчы авылы егетләре: "Бик әйбәт, матур, яхшы булды бәйге, татар авылларында үскән кызлар, кызык итеп түгел, чын татар кызлары буларак катнаштылар, күбрәк оештырыгыз мондый бәйгеләрне, рәхмәт", дип, оештыручыларгә теләкләрен җиткерделәр.

Әйтергә кирәк, "Татар җәүһәре-2013" бәйгесе иганәчеләр – Омскиның татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Тамир Алимбаев, мохтариятнең рәис урынбасары Марат Катыров, эшмәкәр Марат Ниязов ярдәмендә үтте.

XS
SM
MD
LG