Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 04:01

Омски төбәгенең Тара районы Олы Уыш авылы “Дуслык” ансамбле үзенең 20 еллыгын билгеләде. Тантана авыл клубында концерт-кичә рәвешендә оештырылды.

Мәгълүм булганча, узган гасырның 80-нче еллар ахырында Русиянең күп кенә төбәкләрендә милли хәрәкәт үсеш алып, төрле үзешчән сәнгать коллективлары оешып эшли башлады. Омски төбәге дә читтә калмды, өлкә үзәгендә һәм авыл-районнарда төрле иҗтимагый оешмалар, ансамбльләр һәм милли коллективлар барлыкка килде.

Омски төбәге татар коллективлары

Татар оешмаларына килгәндә, Омскида беренчеләрдән булып, 1989 елны “Умырзая” коллективы оешты. Шул ук вакытта диярлек Үләнкүл авылында “Ядкәрь” һәм “Наза” ансамбльләре төзелде. Берникадәр вакыттан соң башка авыл-районнарда да татар оешмалары төзелә башлады 20 елдан артык вакыт эчендә төбәктә барлыкка килгән оешмалар саны 30-дан артып киткәндер. Аларның кайберләрен санап киткәндә, Омскида өлкә һәм шәһәр татар милли мәдәни мохтариятләре, “Ватан”, “Ак калфак”, “Зәңгәр шәл”, “Заман” җәмгыятьләре, “Алмаз” бию төркеме, Колосовка районында Татар мәдәният үзәге һәм “Мәхәббәт” ансамбле, Тара районында “Нур” мәдәният үзәге һәм шул исемдәге ансамбль, әлеге районның авылларында “Дуслык”, “Кояш”, “Рузалина”, “Якташ”, кебек, иҗат төркемнәре, Большеречье районында “Болгар”, “Тамаша”, Муромцево районында “Татар дөньясы”, Усть-Ишимдә “Чишмә” ансамбльләре һәм тагын күп кенә милли оешмалар барлыкка килде. Дөрес, “Бүгенге көндә дә бу коллективларның барсы да исән-сау эшләп тора” дип әйтеп булмый, таркалып юкка чыкканнары да бар.

Кайбер коллективлар хәзер үзләренең юбилейларын үткәрә, оешып эшли башлауларының 10, 15, 20 елларын билгели башладылар. Бу уңайдан концерт-кичәләр үткәрелә, бәйрәмнәр оештырыла. Чираттагы шундый бәйрәм узган якшәмбедә өлкә үзәгеннән 300 чакрым ераклыкта булган Тара районын Олы Уыш авылында булып узды. Анда авылның “Дуслык” ансамбле үзенең 20 еллыгын билгеләде.

Тара районының Олы Уыш авылы

Башта Олы Уыш (русча Большие Туралы) авылы турында кыскача мәгълүмат. Авыл район үзәгеннән 40 чакрым ераклыкта урнашкан. Бүгенге көндә Олы Уышта 804 кеше яши, аларның 84%ы татарлар.


Олы Уышның 362 еллык тарихы бар. 2010 елны авылның 360 еллыгы бәйрәм ителде, шул уңайдан анда өлкә Сабантуе үткәрелде.

Авылда гомуми белем бирү мәктәбе эшли. Анда 59 бала укый. Укыту рус телендә алып барыла. Мәктәптә татар телен өйрәнү мөмкинлеге дә бар, әмма дәресләр факультатив рәвештә генә бирелә.

Башка авылларда кебек, биредә дә эш урыннары юк дәрәҗәдә. Халык, асылда, үз хуҗалыгы белән көн күрә, Төмән өлкәсенә һәм башка шәһәрләргә барып, вахта ысулы белән эшләүчеләр дә бар. Уңай шартлар булмаса да, халык авылдан күчеп китәргә ашыкмый, биредә көн күрергә омтыла. Авылда яшь гаиләләр дә шактый, мәктәп яшенә кадәрле 20ләп бала бар. Аларның 8е мәктәп каршындагы балалар бакчасына йөри.

Олы Уышта мәдәни тормыш югары куелган дисәк, ялгыш булмас. Авыл клубы мактауга лаек. Анда инде 30 елдан артык директор булып Гөлнур Рахмангулова эшли. Аның җитәкчелегендә клубта төрле юнәлештә эш алып барыла. “Бүгенге көндә клуб каршында 6 ансамбль эшли: “Дуслык” вокаль халык ансамбле, “Рузалина”, “Елмаю”, “Кояш”, “Тамчылар”, “Бәхет” төркемнәре. Бу коллективлар авылда оештырылган барлык мәдәни чараларда да актив катнашалар,” ди Гөлнур ханым.

Клубның акча эшләве хакында да әйтергә кирәк. Клубның үз фонды булдырылган. Быел керем 98 мең сум тәшкил иткән. “Без клубта еш кына түләүле ял кичәләре, төрле бәйрәмнәр оештырабыз, юбилейлар, туйлар үткәрү өчен клубны арендага да биреп торабыз”, ди Гөлнур ханым.

Клубның чыгымнары да бихисап. Килгән керем клубны тәртиптә тотуга, сәхнә киемнәре, тавыш көчәйтү җайланмалары алуга, төрле төбәкләрдә оештырылган бәйге-фестивальләргә баруга һәм башка кирәк-яракларга тотыла. “Үз акчабыз булмаса, клубны төзек хәлдә тота алмас идек. Районнан бирелгән акча аз күләмдә була. Клубны эчке һәм тышкы яктан, асылда, үз акчабызга төзекләндерәбез, сәхнәне бизәдек, тамашачы залын урындыклар һәм башка кирәк-яраклар белән тәэмин иттек. Тавыш көчәйткечен дә клуб акчасына алдык, коллективларга сәхнә киемнәре тектек”, ди Гөлнур ханым.

“Дуслык” ансамбле

“Олы Уышта җыр-моң сөюче халык яши. Клубка алар узара аралашу өчен дә, җырлап-биеп, күңел ачу өчен дә киләләр”, ди Тараның “Нур” татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рушания Курманова. Ул 20 ел элек Олы Уышта яшәгән һәм хәзерге вакытта “халык” исемен йөрткән “Дуслык” ансамбленең беренче җитәкчесе булган.

Кичә барышында Рушания ханым “Дуслык” ансамбельнең оешу тарихын исенә төшереп алды. “Мин клубта методист булып эшли идем. Урамыбызда җыр сөюче ханымнар яши. Без бергә җыелып җырлашып ала идек. Алар клубта оештырылган бәйрәмнәрдә дә катнашалар, миңа булышалар иде. Без башта рус җырлары җырладык. Аннары, ә нигә безгә татарча җырламаска, клуб каршында татар ансамбле төземәскә дигән уй килде. Иптәшләрем бу фикерне хуплады һәм 1993 елны без “Дус кызлар” дигән ансамбль төзеп җибәрдек. Бераздан безнең коллективка ике ир-егет кушылды. Ансамбльнең исемен “Дуслыкка” үзгәрттек”, дип сөйләде Рушания Курманова.

Юбилей кичәсе

“Дуслык” ансамбленең юбилее концерт-кичә рәвешендә оештырылган иде. Тантанада район һәм авыл хакимиятләре вәкилләре катнашты. Кунаклар өлкә, район үзәкләреннән һәм күрше-тирә авыллардан булдылар. Тамашчылар да зал тутырып килгән иделәр.

Фойеда милли ризыклар, авыл осталарының кул эшләре күргәзмәсе оештырылган, стендларда ансамбльнең фоторәсемнәре куелган иде.

Кичәне “Рузалина” ансамблендә шөгыльләнүче Лаура Вәлиева һәм Әлмирә Гайнуллина алып барды. Дөрес, кунаклар һәм тамашачылар арасында башка милләт халыклары да булу сәбәпле, алып бару күбрәк рус телендә булды.

Аннары сәхнәгә “Дуслык” ансамбле чыкты. Чыгышларын алар “Сафьян такмаклары” җыры белән башлап җибәрделәр. Аннан соң да коллектив репертуарында, асылда, эстрада җырлары булды.

Кичә барышында тәбрикләүләр һәм чыгышлар күп булды. Коллетивка мактау һәм хөрмәт хатлары, чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр тапшырылды. Беренчеләрдән булып сәхнәгә район хакимияте башлыгы урынбасары Ирина Колбащикова күтәрелде. Ул коллективка яңа сәхнә киемнәре булдыру өчен район бюджетыннан 25 мең сум бирелүе турында әйтте, аңа өстәп тагын 10 мең сум күләмендәге сертификат тапшырды, коллективта шөгыльләнүчеләрнең һәркайсына хөрмәтнамәләр биреп чыкты.

Тәбрикләүләр

Аннары коллективка район мәдәният бүлеге җитәкчесенең, Тара шәһәре “Север” мәдәният сарае директорының, Олы Уыш авыл хакимияте башлыгының, Омскиның шәһәр һәм өлкә милли мәдәни мохтариятләре җитәкчеләренең, “Умырзая” фольклор татар-башкорт халык ансамбленең тәбрикләүләрен җиткерделәр. “Умырзая” ансамбле исеменнән Фагилә Чумарова татар халык җыры да бүләк итте.

Кичә барышында “Дуслык” ансамбленең эшчәнлеге белән таныштырдылар, төрле елларда коллективны җитәкләгән ханымнарны сәхнәгә чакырдылар. Лаура Вәлиева аларга Олы Уыш авыл хакимияте тәбрикләвен җиткерде, котлау кәгазьләре һәм бүләкләр тапшырды.

Милли коллективлар тәбрикләве

Коллективны юбилее белән котларга кайбер авыллардан иҗат коллективлары да килгән иде. Берсен-берсе алыштырып сәхнәдә милли киемнәрдә Орлово авылының “Виталинка”, Мартюшевоның “Сударушка” рус ансамбльләре, Бобровски авылының “Варавиксне” латыш коллективы чыгыш ясады.

Химаяче бүләге

Кичә барышында ансамбльнең даими ярдәм итеп торучы химаячеләренә рәхмәт әйтелде, залда утырганнары сәхнәгә чакырылды. Сәхнәгә Тара шәһәрендә яшәүче химаяче ханым - Гадилә Лаврук күтәрелде. Коллективны ул бәйрәм белән тәбрикләде, татар мәдәниятен саклауда өлеш кертүләре өчен рәхмәт әйтте һәм хәзерге җитәкче Роза Латыйповага сәхнә күлмәге бүләк итте.

Юбилей тәмамланды, эш дәвам итә

Юбилей кичәсе “Дуслык” ансамбле аеруча яратып башкарган “Абага чәчәге” җыры белән тәмамланды.

Йомгаклау сүзе белән клуб директоры Гөлнур Рахмангуловага чыкты. Ул барлык катнашучыларга рәхмәт әйтте, ансамбльгә йөрүчеләрнең барсына да бүләкләр тапшырды.

“Дуслык” ансамбле җитәкчесе Роза Латыпова да кичәдә катнашучыларга рәхмәтле. Ул үзенең алда торган планнары белән дә уртаклашты. “Моңарчы без эстрада җырлары белән мавыктык. Инде олагаеп та барабыз. Алла бирсә, киләчәктә халык җырлары, бәетләр һәм мөнәҗәтләр өйрәнергә уйлыйбыз. Без фольклор юнәлешендә эшләргә телибез”, диде.

XS
SM
MD
LG