Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 15:08

"Русия хакимияте сүз иреген, хакыйкатьне ачучыларны буарга кереште"


"Звезда Поволжья"ның интернеттагы сайты

"Звезда Поволжья"ның интернеттагы сайты

Тикшерү комитетында сорау алуга дучар булган "Звезда Поволжья" газеты мөхәррире Рәшит Әхмәтов Русия хакимиятен илдә репрессияләрне көчәйтә баруда гаепли.

"Звезда Поволжья" газетында техник фәннәр докторы, пенсиядәге полковник, җәмәгать эшлеклесе, язучы Зәки Зәйнуллинның "Русия татар күзлегеннән" дип аталган мәкаләсе басылган иде. Автор бу язмасында Русиянең бүгенге хәлгә төшү сәбәпләрен ачты. Илдәге тәртипсезлек һәм иң яман күренешләрне 16 кисәккә бүлеп күрсәтте ул. Зәйнуллин Русиядә миллионнарча кешенең үлеме, илнең һәм шулай ук армиянең дә талануының, ришвәтчелек һәм коррупциянең соңгы чиккә җитеп чәчәк атуының, ирләрнең эчүгә сабышуының сәбәпләрен дәлилләде.

27 март көнне полиция хезмәткәрләре бернинди кисәтүсез килеп, Әхмәтовны өеннән мәҗбүри диярлек алып чыгып, тикшерү комитетына алып килеп ике сәгатькә якын сорау алганда башта газет эшчәнлеге турында – кайчан оешуыннан алып бүгенге хәленә кадәр сораштырганнар. Аннан соң гына Зәки Зәйнуллинга әлеге мәкаләсе өчен Русия җинаять кодексындагы 282-нче маддәнең беренче бүлеге нигезендә җинаять эше ачылганлын һәм бу эштә Әхмәтовның шаһит булып баруын белдергәннәр. Әхмәтовны алып киткән машина белән кире өенә кайтаралар һәм шунда ук ике бүлмәле фатирында (Әхмәтов "Звезда Поволжья"ны өендә әзерли) тентү дә үткәрәләр. 2012 елда басылган 30-36-нчы саннарны алып китәләр. Анда әлеге "Русия татар күзлегеннән" дигән мәкалә басылган була.

Рәшит Әхмәтов

Рәшит Әхмәтов

Әхмәтов куәт структураларының бу гамәлен бер сылтау гына буларак бәяли. Аның фикеренчә, Русия хакимияте сүз иреген, хакыйкатьне ачучыларны, дөресен сөйләүчеләрне буарга кереште һәм моның өчен өркетү алымын куллана. Әлеге репрессиянең төбендә берничә сәбәп ята, ди журналист.

Беренчедән, Татарстан Мәскәү тарафыннан махсус һәдәфкә алынган. "Галишан Нуриәхмәтне хөкемдар булып эшләгән өчен каралган пенсиясез калдырдылар, Татар иҗтимагый үзәген биналарыннан чыгарачакларын әйткәннәр. Әнә шундый юллар белән чистарту эшләре алып барыла. Һәм аннан соң кисәк кенә һөҗүм белән республиканы юкка чыгарып, аны губерниягә әйләндерергә мөмкиннәр", ди Әхмәтов.

Икенчедән, ди сәясәтче, Русиядә Путин күрсәтмәсе белән хөкүмәттән тыш оешмаларны, янәсе, чит ил агентлары дип шикләнеп, прокуратура тарафыннан тикшерүләр һәм "Звезда Поволжья" белән булган хәл бер үк дулкын һөҗүме булып тора.

"Бөтен яклап шөрепләрне ныклап кысу бара. Менә карагыз, төбәк башлыкларын сайлауны парламентлар хәл итәчәк, чөнки алар Русия президенты администрациясе һәм "Бердәм Русия" җитәкчелеге кушканны үтәүчеләр. Бу хәлләр демократияне, үзидарә системын бөтенләй юкка чыгару өчен үткәрелә, чөнки халыкның ризасызлыгы көннән-көн арта бара.

Кыпрыстагы икътисад кризисы да Русия элитасына китереп бәрде. Хәзер алар акчаларын саклап калу өчен ил җитәкчелегеннән Көнбатыш белән араларны яхшыртуны таләп итәчәк. Хакимият үзенең абруе көннән-көн югала барганны сизә, көч кулланып кына хакимияттә утырып калырга тырыша. 40% халык хакыйкатьне интернеттан укыганга, хакимият пропагандасының тәэсире юк. Шуның өчен төрле алымнар белән куркыту һәм өркетү башланды", ди Әхмәтов.

Аның фикеренчә, өркетү Русия өчен яңалык түгел, Сталин чоры репрессияләре әле дә халык күңелендә. Төрле ысуллар кулланып аек фикерлеләрне, хакыйкатьне ачучыларны куркытырга тырышу тагын да көчәергә мөмкин.

"Мондый юлга баскач, туктау бик авыр була. Гадәттә әздән башлана ул. Башта ниндидер тикшерүләр үткәрәләр, штраф салалар, аннан административ санкцияләр башлана, 15 тәүлеккә тоткарларга мөмкиннәр һәм алга таба катырак кысу чаралары күреләчәк. Мондый гамәлләр арта барган саен ризасызлар да артачак. Бу ябык түгәрәккә әйләнәчәк. Мин үзем 2017 елда яңа инкыйлаб булырга мөмкин дип уйлыйм. Хәзер хакимияткә каршылар арта бара", ди Әхмәтов.

Әхмәтов Русия хакимиятенең ирекне буа торган бу гамәлләрен "гигант коррупция челтәрендәгеләрнең үз халкына каршы көрәш башлавы" буларак бәяли.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG