Accessibility links

Русиядә "Хезмәт герое" исеме кайтарыла


Русия президенты Владимир Путин "Хезмәт герое" исемен булдыру турындагы фәрманга кул куйды. Советлар Берлегендә булган бу исемне кире кайтару турында Путин Бөтенрусия халык фронтын оештыру җыенында әйткән иде.

"Русия үсеше һәм чәчәк атуы өчен дәүләт, иҗтимагый һәм хуҗалык эшләрендә зур нәтиҗәләргә ирешкән Русия ватандашларының эшенә югары бәя бирү өчен "Русия хезмәт герое" исемен бирүне карарга", диелгән документта.

Советлар Берлегендә "Социалистик хезмәт герое" исеме бар иде.
XS
SM
MD
LG