Accessibility links

“Магнитский исемлегенә” тагын 240 Русия түрәсе кертелергә мөмкин


Бүген Русия дәүләт думасының халыкара комитет башлыгы Алексей Пушков үз Twitterында “Магнитский кануны”ндагы яңалыклар турында язды. Аның сүзләренчә, АКШ конгрессмены Джеймс Макговер президент Барак Обама идарәсенә “кара исемлеккә” кертү өчен тагын Русиянең 240 кешесен тәкъдим иткән.

Макговерн “Магнитский кануны” авторларының берсе булып тора. Бер атна элек алар АКШ президенты идарәсеннән әлеге канун нигезендә кырыслатуны арттырырга таләп итте һәм чикләүләр кертелергә тиешле Русия түрәләре исемлеген киңәйтте. Аерым алганда анда Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин һәм Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров исемнәре барлыгы әйтелә.

13 апрельгә кадәр Ак Йорт әлеге “кара исемлек”не расларга тиеш.
XS
SM
MD
LG