Accessibility links

Кайнар хәбәр

Eвропа мөселманнары ислам бәйрәмнәрен дәүләт дәрәҗәсендә тануны сорый


Германия мөселманнары мөрәҗәгатеннән соң, Австрия мөселман җәмгыятьләре дә ислам бәйрәмнәрен дәүләт дәрәҗәсендә тануны сорый. Бу хакта Der Standart ка әңгәмәдә Австрия ислам җәмгыяте җитәкчесе Фуат Санач әйтте.

Аның сүзләренчә, ислам бәйрәмнәре вакытында мөселманнарга ял алу хокукы бирелергә тиеш, чөнки җиренә җиткереп бәйрәм намазын да укырга, шул ук вакытта эшкә дә ашыгырга мөмкин түгел.

Германия мөселманнары кебек австриянекеләр дә Корбан һәм Ураза бәйрәмнәрен ял көне итүне сорый.
XS
SM
MD
LG