Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:36

"Милләт" басмаханәсе яңартылып татар милләтенә кайтарылды


30 мартта Казанның тарихи "Милләт" басмаханәсе бинасы тулысынча төзекләндерелеп беренче кунакларын кабул итте.

Бинаның ачылыш тантанасы кыска гына нотыктан соң Татарстан президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова һәм мәдәният министры урынбасары Светлана Персованың истәлек тактасын каплап торган япманы төшерүе белән башланды. Аннан соң “Милләт”нең яңа хуҗасы Рәүф Хәсәнов бу бинаның тарихы һәм үзе башкарган эшләре турында кыска гына мәгълүмат бирде.

Аның сүзләренчә, “Милләт” басмаханәсенең бинасы 1908 елда татар сәүдәгәре Ибраһим Идрисов һәм мәхәллә имамы, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе җитәкчесе Галимҗан Баруди тарафыннан төзелә. Бу басмаханәдә 1908-1917 елларда мәдрәсәләр өчен 256 төрле 1,376,015 нөсхә уку әсбабы бастырыла.

Рәүф Хәсәнов төзекләндергән “Милләт” басмаханәсе бинасы ачылышында Татарстан һәм Казан хакимияте вәкилләре белән беррәттән Башкортостаннан да күп кенә кунаклар катнашты. Самими мохитта узган очрашу бинаның икенче катында чәй табыны артында дәвам итте.

Татарстан башкаласының Нариман урамында 2011нең көзенә кадәр хәрәбә хәлендә булган һәм сукбайлар белән эт-мәчеләрне сыендырып торган данлыклы “Милләт” басмаханәсе бинасы киләчәктә татар милләтенә һәм мөселман диненә хезмәт итәчәк. “Монда хәрәмгә урын булмаячак”, ди бинаның яңа хуҗасы Рәүф Хәсәнов.

Ул бу турыда 2011 елның 21 октябрендә Казан башкарма комитеты уздырган аукционда җимерек бинаны сатып алгач беренче итеп “Азатлык” радиосына әйткән иде. Аның бу фикерләре хәзер тагы да ныгыган.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG