Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин мәктәп формасын кертергә чакыра


Русия президенты Владимир Путин гомуми белем бирү оешмаларында мәктәп формасын кертү өчен канун өлгесен әзерләргә йөкләмә бирде. “Известия” язуынча әлеге йөкләмәне ул җиңел сәнәгать өлкәсендәге хәлләргә багышланган киңәшмәдән соң биргән.

Русия Дәүләт думасының мәгариф комитеты урынбасары Виктор Шудегов әйтүенчә, төбәкләрдә мәҗбүри мәктәп формасын кертү өчен бары тик субъектның мәгариф турындагы канунына үзгәрешләр генә кертергә кирәк. Ул шулай ук укучыларны форма белән тәэмин итү өчен төбәк казнасыннан акчалар бүлү кирәк булырга мөмкинлеген дә әйтте.

Соңгы вакытта мәктәп формасы тирәсендә бәхәсләр куерды. Бу бигрәк тә Ставропольдә хиҗаптан йөрүче укучыларны мәктәпкә кертмәүдән соң барлыкка килде. Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә прокуратура шулай ук мәктәпләр уставына үзгәрешләр кертүне таләп итте. Ул мөселман кызларына яулыктан йөрүне тыюны күздә тота.
XS
SM
MD
LG