Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 19:12

31 мартта Чаллының Җиңү паркында коммуналь түләүләрнең кискен артуына каршы урам җыены узды. Биш йөзләп кеше катнашкан чараны шәһәр коммунистлары оештырды. Җыенда Русиядә бәяләрне үстерүдә Татарстан "тәҗрибә куяны" сыйфатында файдаланыла дигән фикерләр дә әйтелде.

Татарстан коммунистлары арасында таркаулык чоры күзәтелә. КПРФның Татарстан бүлеге җитәкчесе Хафиз Миргалимов белдерүләре буенча республиканың күп кенә җирле бүлекчәләре башлыклары, шул исәптән Чаллыдан Татьяна Гурьева да үз вазыйфаларыннан азат ителде. Шуңа да карамастан, Гурьева Чаллыда урам җыеннары оештыра. Моның өчен аны полиция даими эзәрлекли, мәхкәмәләр аша акча түләтүләр ясап тора. КПРФның Чаллы бүлеге әлеге түләтүләрне кабат мәхкәмәгә биреп, аларның бу карарларын юкка чыгаруга да ирешеп килә. 31 мартта узган урам җыенында да беренче сүзне Гурьева алды.

Татьяна Гурьева

Татьяна Гурьева

Үз чыгышында ул Путин, Медведев хакимиятләрен кискен тәнкыйтьләде. Татарстан, Чаллы җитәкчеләренең дә халыкны алдау сәясәтендә алгы урыннарда барулары турында белдерде. “”Ручия Конституциясе буенча ил халкы иң югары хакимият санала. Чынбарлыкта алай түгел. Халык идарә эшеннән читләштерелгән. Җирле түрәләр ни теләсә, шуны эшли”, дигән сүзләрне дә әйтте үз чыгышында Татьяна ханым.

Җыенда чыгыш ясаган Зинаида Цыбаркова Русиядәге торак коммуналь түләүләрнең нык артып торуында Татарстанны гаепләде. “Русиядәге мондый түләүләрнең артып торуы Татарстаннан чыга. Без “тәҗрибә куяннары” хәлендә. Җылытуга киткән бер гекакалорий өчен Мәскәү 562 сум түләү билгеләде. Ә без 1271 сум түлибез. Чонки монда арадашчылар, безнең исәптән үзләренә эш урыннары булдыручылар барлыкка килде. Ә бу канунга каршы килә. Бәяләр артуы менә шуннан да килә. Минем кызым Мәскәүдә булган иде. Аңа анда “Без сезне күрә алмыйбыз. Сез андагы барлык җәфаларга да түзәсез. Сездән соң бәя артулар, башка җәфалар Русия җиренә күчерелә. Татарстан Русиянең барлык кануннарын зәгыйфли, Конституциясен боза. Төгәлрәк әйтим, әгәр Русиядә өч балалы гаилә күп балалы санала икән, Татарстанда биш балалы гаилә генә күп балалы санала һәм бу фатир алуларда, башка социаль яклауда да зур кыенлыклар тудыра”, дип белдерде Цыбаркова.

Җыенга килгән активист Раушан Вәлиуллин коммуналь түләүләрнең артуына каршы Чаллы һәм Түбән Кама калаларында 20 мең имза җыюларын, аларны махсус вәкил аша президент Путин аппаратының кабул итү бүлмәсенә тапшырырга теләүләре турында сөйләде. Ләкин бу вәкилдән имзлар җыелган кәгазьләрне кабул итеп алмаганнар, синең имзалар җыярга хокукың юк, дигәннәр аңа. Раушан Вәлиуллин әйтүенчә, хәзер 20 мең имзалы мөрәҗәгатьне президент Путинга электрон почта аша юллау җаен эзлиләр. Сүз барышында без Раушан әфәндедән бүгенге чыгышларда Татарстанда коммуналь түләүләрнең югарылыгы, аның Русиядәге кайтавазы буенча булган фикерләргә дә тукталдык.

Раушан Вәлиуллин

Раушан Вәлиуллин

“Татарстандагы кебек түләүләр кайбер төбәкләрдә юк та. Татарстанда иң байлар яши дипме, яки инде сарыклар яши дип уйлыйлармы, аңламыйм. Алда әйткән имзалар җыю барышында да безгә, нигә имзалар җыясыз, сез безгә корал өләшсәгез әйбәтрәк булыр иде, диючеләр булды. Әлбәттә, без бернинди көч куллануга да чакырмыйбыз, хәзерге хакимияткә безне ишетегез дип мөрәҗәгатьләр аша эшлибез. Артык түләүләр безгә кирәк түгел, шуңа да үзебезне яклый алмаганга безгә бик оят”, дигән фикерләрен җиткерде Раушан Вәлиуллин.

Без әлеге урам җыенына килгән олы яшьтәгеләр белән дә әңгәмә кордык. Бер апа үзенең бик аз пенсия алуын, КАМАЗда эшләүче малаеның соңгы айда 10 мең сум хезмәт хакы алуын әйтте. Бу апаның килене вафат булган, ике ятим бала да үстерәләр. Узган айда коммуналь түләүгә 7 мең сум биргәннәр.

Икенче бер пенсионер апа “илдә бандитлык, урлашу, алдашу бара. Элек авылларда аксакаллар идарә иткән, аларның фикерләренә колак салганнар. Катык, май урлап ашаучыларны да тотып, урам буенча йөрткәннәр. Хәзер чат саен полиция, полициясе үзе дә шуларга ияреп беткән, сатылган. Дәүләте дә сатылган. Туган Татарстаныбызны шулкадәр яратабыз. Ләкин тәртипсезлеккә чыдап булмый. Ирем заводларда 25 ел эшләп үлеп китте. Улым да заводта эшләгәндә үлде. Эчмәделәр, тартмадылар. Ләкин бер машина да ала алмадык. Хәзер түләүләрдән чыгып булмый, шуңа йөрәк әрни”, диде. Урам җыенына килеп безгә шундый фикерләрен җиткергән пенсионерларның исемнәре белән кызыксынгач, алар, “безне аттырырга телисезмени”, дигән шаяртулар белән сораудан читләштеләр.

Җыен азагында резолюция укылды һәм кабул ителде. Анда торак-коммуналь хезмәтләре җитәкчеләреннән башлап, кайбер полиция хезмәткәрләрен, мәхкәмә казыйларын, шәһәр прокурорын, башка җаваплы кешеләрне отставкага җибәрү турында да сүзләр бар иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG