Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бүгеннән Идел буе федераль бүлгесе төбәкләре арасында очышлар арта


Бүгеннән Идел буе федераль бүлгесе төбәкләре арасында очышларны арттыру проекты гамәлгә керә. Татарстанда алар Казан халыкара һава аланыннан һәм Түбән Каманың Бигеш һава аланнарыннан башкарылачак. Очкычлар барлыгы ун төбәккә очачак. Бу Казаннан Кировка (атнасына сигез тапкыр), Түбән Новгородка(14), Оренбурга (4), Пензага (7), Пермьгә (10), Самарга (7), Сарансикга (4), Сарытауга (7), Уфага (21) һәм Түбән Камадан Түбән Новгородка дүртәү.

Төбәк очышларына барлыгы 600 миллион сум бүленгән. Аның 300 миллионын федераль үзәк, ә икенче яртысын төбәкләр үзләре каплаячак. Элегрәк Татарстан казнасыннан бу очышларга 28,6 миллион сум билгеләнгәне әйтелгән иде.
XS
SM
MD
LG