Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удальцов 6 августка кадәр өй сагында калачак


Мәскәүнең Басманный мәхкәмәсе «Сул фронт» хәрәкәте координаторы Сергей Удальцовны өй сагында калдыру карарын 6 авгстка кадәр озайтты.

Мәкхкәмә утырышы барышында Удальцов залог бирү мөмкинлеген карарга сорады, әмма мәхкәмә аны кире какты. Шулай ук адвокатларның Удальцовка һавага чыгып йөрергә мөмкинлек бирү үтенече дә кире кагылды.

Удальцов 9 февральдән бирле өй сагында тотыла. Ул Русиядә чуалышлар оештыруда гаепләнә.
XS
SM
MD
LG