Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 10:59

Рабит Батулла 75 яшен билгеләде


1 апрель көнне Камал театрында язучы, драматург, актер, режиссер, тәрҗемәче Рабит Батулланың 75 яшьлегенә багышланган юбилей кичәсе узды. Чарада Батулланың дуслары, туганнары, иҗатташ дуслары катнашты.

Дәүләт шурасы депутаты, шагыйрь Разил Вәлиев Рабит Батулланы Татарстан бәйсезлеген алып йөрүчеләрнең берсе дип атады.

“Әгәр 90нчы елларда Батуллалар Ирек мәйданында азатлык, ирек таләп итеп кычкырып тормаган булсалар, белмим безнең язмышыбыз кайсы якка киткән булыр икән. Рабит Батулла ул режиссер гына, драматург кына, язучы гына түгел, ә олуг сәясәтче дә”, диде Вәлиев һәм Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән бүләк тапшырды.

Татар әдәбиятын төрек укучысына җиткерүче Фатих Кутлу юбилей уңаеннан Батулланың ике әсәрен махсус тәрҗемә иткән. Фатих әфәнде бу китапларны кичәдә алкышлар астында тапшырды.

Батулла белән бергә иҗат иткән дуслары, хезмәттәшләре әдип белән булган хатирәләрне уртаклашты.

Бәйрәм кичәсен Рабит Батулланың уллары Нурбәк һәм Байбулат алып барды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG