Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 08:59

Ивановода "Сул фронт" хәрәкәте вәкиленең өендә тентүләр узды


Иваново шәһәрендә Мәскәү тикшерүчеләре “Сул фронт” хәрәкәте вәкиле Дмитрий Рукавишников фатирында тентү уздырган. Ул узган елның 6 маенда Мәскәүдә узган Сазлык мәйданындагы чуалышлар эше нигезендә тикшерелә. Бу турыдагы хәбәр “Сул фронт” хәрәкәте кординаторы Сергей Удальцовның Twitterында барлыкка килде.

Рукавишниковны соңрак Иваново өлкәсендәге тикшерү комитетына алып килгәннәр.
Алдагы көнне Сазлык эше нигезендә тентүләр Новосибирски һәм Орлов шәһәрләре активистларында узган иде.

XS
SM
MD
LG