Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 09:05

Максим Кузьминның мәетен ярудан соң ясалган нәтиҗәләр Русиягә җибәрелде


АКШ дәүләт департаменты Техас штаты хакимияте Максим Кузьмин мәетен яру нәтиҗәсендә чыгарылган карарның Русиягә җибәрелүен хәбәр итте. 3 яшьлек Максим Кузьмин гыйнварда АКШта вафат булган иде. Русия хакимиятләре бу үлемдә Максимның үги анасы Лора Шаттоны гаепләде. Американ тикшерүчеләре исә баланың үлемендә ананың гаебе юк дип тапты һәм ата-анага гаеп белдерелмәячәген әйтте. Әлеге хәлне Мәскәү тәнкыйтькә тотты.

Русия Техаста узган тикшерүләрне җитәрлек түгел дип тапты һәм шулай ук мәетне тикшерү документларының барысы да үзләренә җибүрүне таләп итте.

XS
SM
MD
LG