Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанга Төркия парламенты вәкилләре килде


Казанга Төркия парламенты вәкилләре килде
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:12 0:00

Казанга Төркия парламенты вәкилләре килде

2 апрельдә Казанга Төркия парламенты төркеме килде. Парламент рәисе урынбасары Мерал Акшәнәр җитәкләгән төркемне башта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итте. Соңнан кунаклар Татарстан парламенты вәкилләре белән очрашты.

Ике республика парламенты вәкилләре очрашуында Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин башта кунакларны Татарстандагы сәяси партияләр, парламент эшчәнлеге белән таныштырып үтте.

Мерал Акшәнәр исә Казанга килгәч үзләрен үз өйләренә кайткан кебек хис итүләрен әйтеп, Төркия белән Татарстан арасындагы җылы мөнәсәбәтләрнең алга таба да шушылай дәвам итәчәгенә ышануын белдерде.

“Төркия өчен Татарстан һәм татарлар бик якын. Чөнки Төркия республикасы корылган вакытта яңа оешмаларны барлыкка китерүдә һәм хәтта хәзерге төрек теленең барлыка килүендә Казаннан Төркиягә килгән Садри Максуди, Йосыф Акчура кебек татар зыялылары бик зур ярдәм итте. Элегрәк республикалар арасында мөнәсәбәтләр хәзерге кебек үк якын булмаса да, без сезне һәрвакыт исебездә тоттык”, дип белдерде ул.

Ике делегация вәкилләре үзара сөйләшүне тәмамлагач Акшәнәр белән Мөхәммәтшин журналистлар белән очрашты.
XS
SM
MD
LG