Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:22

15 апрельдән Казанны һәм республиканы ныклап торып чыстарту эшенә керешәчәкләр. Бу эшләр 15 июньгә төгәлләнергә тиеш. Татарстан экология министрлыгының Үзәк бүлеге башлыгы Илһам Сабиров сүзләренчә, әлеге чистарыну, ямьләндерү эшләре Универсиадага кунаклар һәм спортчылар килгәнгә генә түгел, Татарстанның үз халкы өчен дә эшләнә. Казан бу матурлыкны, чисталыкны саклап кала алмаячак дип белдерүчеләр дә бар.

"Казан чәчәк атачак!" Дүшәмбе Казан түрәләре әнә шулай дип белдереп, Универсиада ачылышына башкалада күпләгән берьеллык чәчәкләрдән тыш тагын 50 меңләп күпьеллык чәчәкләр утыртылачагын да әйтте. Аның өстенә 9 мең зур агач, 20 мең куак та утыртылачагы белдерелде. 800 гектар җирдә яшел үлән (газон) үсеп торырга тиеш. Бу эшләрне башкарып чыгарга “Горводзеленхоз”ның 900ләп эшчесеннән кала тагын өстәмә 600ләп кеше кирәк. Түрәләр җитешмәүчеләрнең кайдан җәлеп ителәчәген әлегә белдерми.
Илһам Сабиров

Илһам Сабиров

Әлеге агач, чәчәк утырту мәшәкатьләре өстенә тагын ике атнадан Казанны гына түгел, ә бөтен республиканы ныклап торып чүптән арындыру эшләренә керешәчәкләр. Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк бүлеге башлыгы Илһам Сабиров фикеренчә, бу эштә 20 апрельдә үтәчәк өмә зур ярдәм итәчәк. Узган ел бу чарага бөтен республикада 200 меңләп кеше чыккан булган. Быел да урамнарны, йорт яннарын тәртипкә китерүдән тыш 245 гектар бакчаларны, паркларны чистарту сорала. Казандагы көнкүреш калдыкларын җыючы тимер тартмаларны төзекләндерү, аларны буяу, тәртипкә салу да кирәк.

Экология министрлыгының республикада сигез бүлеге бар. Казан Үзәк бүлеккә карый. Менә шушы бүлекләрдә эшләүче белгечләр дә башкаланы чистарту эшенә җәлеп ителәчәк. Сабиров сүзләренчә, 24 кеше Казанга киләчәк. "Алар өчен махсус маршрутлар төзеләчәк. Штраф белән генә кешене куркытып йөреп булмый. Төп мәсьәлә - профилактика эше. Без хәзер мәктәпләргә, балалар бакчаларына керәбез. Күбрәк тәрбия эше алып барабыз”, ди ул.

Болардан да кала йөртүчесез боралак та Казан өстеннән очып ташландык чүп өемнәренең кайда булуын ачыклаячак. Узган ел мондый сынау үткәрелгән инде. Сабиров әйтүенчә, соңгы ике ел эчендә үз тирәләрен чүплеккә әйләндерүчеләр, кеше күрмәде дип теләсә кая чүп түгүчеләр, экологияне пычратучыларга карата катгый чаралар күрелә башлаган.

"Узган елга килгәндә,185 салынган зыян безнең хәзер мәхкәмәләрдә тикшерелә. Күпчелек очракта мәхкәмәләр штраф җәзасы бирү карары чыгара. Быел да контроль каты булачак”, ди Сабиров. Хәзер кешеләр ярамаган урынга чүп түккән өчен генә җавапка тартылмый, ә чүбен түгеп табигатькә салган зыяны да исәпләнә һәм штрафлар йөзәр мең сумнарга кадәр барып җитәргә мөмкин. Оешмалар тагын да күбрәк түли, ди ул.

Узган елгы өмәгә түрәләр дә чыккан иде

Узган елгы өмәгә түрәләр дә чыккан иде

"Без бит сәдака гына таратып йөри торган оешма түгел. Әйтик, асфальт ясаучы заводлардан төтен чыга. Бездә куелган видеокамералар тәүлек әйләнесендә мониторинглар алып бара. Узган ел шушы асфальт ясаучы заводларны шәһәрдән читкә чыгара башладык. "Нәфис-косметикс"тан исләр чыга иде. Аларның цехларында үзгәртү эшләре башланды. Ул сасы исле цехны башка җиргә күчерәләр хәзер”, ди Сабиров.

2013 ел Татарстанда экология елы дип игълан ителсә дә, Универсиада алдыннан җиң сызганып чистарыну эшләре башланырга торса да, күрәләтә табигатькә зыян салучылар, шәһәрне пычратучылар да юк түгел. Шушы көннәрдә генә булган хәл - "Аккош" күле янына пычрак кар түгелде.

"Машина йөртүчеләрдә чүп ташлыйсы урынга барып җиткәнче үк уңга-сулга кереп бушатыйм дигән фикер шулай ук бар. Бу - культуралыгыбыз инде безнең”, ди Сабиров. Аның фикеренчә, халыкка чисталык, читтән килгәннәр өчен генә матур булып күренү түгел, ә үзең өчен дә чиста булу мәдәнияте җитеп бетми.

"Без монда яшибез, ә кунаклар килә дә китә. Безнең бу чистарынулар Универсиада өчен генә үткәрелә дип уйларга ярамый. Киләчәктә Казанга туристлар да күп киләчәк. Төзекләндерү, матурлау файда гына китерәчәк. Бу бөтен матурлау эшләре республикада яшәүче халкыбыз өчен башкарыла. Без кунаклар өчен генә чисталык булдырырга тиеш түгел. Кунаклар килә дә китә, ә без монда калабыз. Без Татарстанның йөзен яхшы итеп күрсәтү дәрәҗәсенә дә ирешергә тиеш. Безнең шәһәрләребез дә, республикабыз да чиста булырга тиеш", диде Сабиров.

Марат Бикмуллин

Марат Бикмуллин

Казанда фатир ишеген япкач кына минеке башлана дигән фикер яшәп килә. Әнә шул сәбәпле урамнар, табигать почмаклары гына түгел, подъездлар да чүпкә бата. Бу начар гадәт әле дә күзгә чалына.

Универсиада алдыннан зурлап чистарыну эшләре башланачак дигән хәбәрне казаннар төрлечә кабул итте. Казандагы бер хосусый ширкәтнең башлыгы (ул үзенең исемен әйтмәүне үтенде) Азатлыкка, “Тагын безне мәҗбүриләп шәһәрне чистартырга чыгарачаклар, моның өчен акчалар бүленә бит, махсус оешмалар да бар, ә без бушка эшәячәкбез, ул акчаларның бер өлеше түрәләрнең кесәләрендә калганын белгәнгә күңел бик тартмый шул мондый эшләргә”, дип белдерде.

Бәлки күп тә түгелдер, Казан чиста булсын өчен чын күңелдән үз өлешләрен кертергә тырышучылар да бар. Андыйларның берсе - Казанның Совет районында торак-коммуналь хуҗалык эшләре белән шөгыльләнүче “Бриор” ширкәте җитәкчесе Кәүсәрия Матросова. Үзендә эшләүчеләр белән ул Универсиада стадионын чистартырга барган.

“Мин алдан стадионга шалтыратып, сезгә булышырга киләсебез килә, эш бармы, дип сорадым. “Килегез” дип әйткәч, бушрак эшчеләремне җыеп моның тарихта бер генә була торган зур төзелеш икәнен аңлаттым. Кайсыларыгызның бу эшкә үз өлешен кертәсегез килә дип тә сорадым. 21 кеше теләк белдерде. Бер көн көне буе рәхәтләнеп эшләп кайттык, стадионны төзелеш калдыкларыннан, чүптән чистартык”, ди Матросова.

Казан Универсиадага чистарыныр, ә менә бу халыкара уеннар тәмам булгач, бу чисталыкны, матурлыкны саклый алырмы?

“Мәгълүмат челтәре” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять башлыгы Марат Бикмуллин Казандагы Имәнлек (Дубравная) урманында һәр ел саен шул тирәдә яшәүче кешеләр белән чистарту эшләре оештыра. Бикмуллин фикеренчә, Универсиада алдыннан булдырылган матурлык, чисталыкны Казан тулысынча саклап кала алмаячак. Казанны яшелләндерү, чәчәккә төрү өчен бирелгән кебек акчалар бу халыкара уеннар узып киткәч алдагы елларда да алай мулдан бүленмәячәк.

Шулай да эшмәкәр фикеренчә, бу зурдан кубып чистарыну шәһәр чисталыгына уңай йогынты ясаячак. “Бер тапкыр чисталыкны, матурлыкны күргән казаннарның күпчелеге яңадан пычратудан, чүпне теләсә кая ташлаудан тартына башлаячак”, диде Бикмуллин.

Казан 1000 еллыгы алдыннан бу кадәр зурдан кубып булмаса да, бер тапкыр чистарынган иде инде. Ул вакыттагы чисталык озакка бармады, хәтта шәһәр үзәгендәге җимерек биналарның эчләре, ишегаллары тау-тау чүплеккә батты.

Казанны яшелләндерәбез дип булдырылган “1000 еллык паркы"ндагы агачлар да тернәкләнеп китә алмады, күбесе корыды. Әлеге парктагы фонтан кырыена куелган Елан (Зилант) сыннарының канатларын, төсле металдан булганга әледән-әле сындырып алып китеп торалар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG