Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сарапулда иҗат коллективлары хисап тотты


21нче мәктәп укучылары укытучылары Мәүлидә Фәйрүзова белән
21нче мәктәп укучылары укытучылары Мәүлидә Фәйрүзова белән

Шушы көннәрдә Сарапулның иҗат коллективлары үткән елга нәтиҗә ясады. "Халкым белән горурланам" дип аталган хисап концертында зур уңышларга ирешкән балалар һәм өлкәннәр коллективлары чыгыш ясады.

Кичәдә 2012 арабыздан елдан мәңгелеккә киткән җырчы Назлыя Сәгъдиеваны искә алдылар. Шулай ук 2012 ел азагында якташлары Зөлфия Камаловага Татарстанның атказанган артисткасы исеме бирелүен горурланып сөйләделәр.

Зөлфия Сарапулда туып үскән. Хәзер Австралиядә яшәп, иҗат итүче татар дөньясына таныш җырчы. Сарапулда очрашуларыбыз Зөлфиянең әтисе – Нәҗип ага Камал белән күрешүдән башланды. Нәҗип ага - Сарапул шәһәр татар иҗтимагый үзәгенең беренче рәисе.

Нәҗип ага Камал
Нәҗип ага Камал
Зөлфия Камаловага Татарстан республикасының атказанган артисткасы исеме 2012 елның декаберендә, БТК бишенче корылтаенда тапшырылды. Берничә ел элек Зөлфия Камал “Ел татары” исеменә дә лаек булган иде.

Зөлфия Австралиядә инде егерме елдан артык яши. Ике дистә ел дәвамында ул төрле илләрдә татар халык көйләре һәм үзе иҗат иткән җырлар белән чыгыш ясый. Зөлфиянең әтисе – Нәҗип ага Камал кызының шундый зур исемгә лаек булуыннан шат.

Без Зөлфия Камал белән Казанда корылтайда очраштык. Әңгәмәбездә Зөлфия Татарстан һәм татар халкы турында һәрдаим сөйләвен җиткерде.

Дөрестән дә, Зөлфия чит илдә яшәп, татар халкын, җырларын пропагандалый. Аның җиде дискта җырлары чыкты. Аларның күп өлешен татар халык җырлары тәшкил итә. Нәҗип ага көн саен кызының җырларын тыңламыйча калмый икән.

Зөлфиянең икенче дискы “Әллүки” - әтисенә аеруча истәлекле икән. Нәҗип ага тормыш иптәше Мөнҗия апа белән Австралиядә кунакта вакытта Зөлфия фестивальгә бара. Анда төрле җырлар тупланган “Әллүки” дискы җиңүче дип табыла.

Зөлфия Камал
Зөлфия Камал
Туксанынчы еллар башында институтта укучы Зөлфия Камал Америкадан килгән студентларны кабул итү төркемендә була. Аннан соң бер төркем студентлар белән Зөлфия дә Америкага сәяхәткә китә. Һәм анда калырга дигән карар кабул итә. Бүген Русиядән чит илгә китеп укучылар да, эшләүчеләр дә күп. Ә егерме ел элек, Америкага сәяхәткә китеп, анда калу – бу бик мөһим адым дип бәяләргә кирәк.

Зөлфиянең Зифа исемле кызы үсә. Телефон аша бабаларына да бик еш шалтыратып торалар икән.

Нәҗип ага Камал сүзләренчә, Зифа аларны туган көннәрендә татар телендә тәбрикли, бераз башка сүзләрне дә кабатлап әйтә икән. Бу инде әнисенең тырышлыгы нәтиҗәсендә дип бәяләде Нәҗип ага.

Зөлфиянең үзенең дә иң зур теләге – Зифаны татар телендә сөйләшергә өйрәтү. Казанда очрашуда да ул бу хакта болай диде: “Анда татарча өйрәтү бик кыен. Минем бик зур теләгем, берәр проект уйлап табып, берничә ай Казанда яшәү. Кызымны да мәктәпкә йөртеп, татарча өйрәтү”.

Бабасы белән әбисе дә оныклары ерак җирләрдә яшәсә дә, туган телен өйрәнер дигән өмет белән яши.

“Халкым белән горурланам” кичәсе

Сарапулда татар коллективлары, татар сыйныфларында белем ала башлаган укучылар ансамбльләре һәм музыка мәктәпләрендә татар халык көйләрен, татар композиторлары әсәрләрен өйрәнүче балалар чыгышлары инде гадәти күренешкә әверелгән. Бу кичәләргә тамашачылар да күпләп җыела.

Соңгы елларда татар кичәләрен Сарапул шәһәренең “Элеконд” микрорайонындагы “Электрон” мәдәният йортында уздыру да гадәткә кергән. Ул гына да түгел, шушы мәдәният йортында татар коллективларына иҗат итү өчен мөминлекләр дә тудырылган. “Яшьлек” ансамбленең кечкенә генә булса да үз бүлмәсе бар. “Бирегә инде җиде ел репетицияләргә җыелабыз”, дип сөйләде Светлана Борһанова.

Эльвира Сәлимҗанова
Эльвира Сәлимҗанова
Коллектив белән җырчы, композитор Эльвира Сәлимҗанова җитәкчелек итә. Шәһәрдә туып үскән, ана телен камил белмәгән, әмма милли җанлы җитәкче Эльвира Сәлимҗановага ансамбль әгъзалары татар халык җырларын аңларга, яратырга бик зур ярдәм иткән. Бу хакта әңгәмәбездә Эльвира Сәлимҗанова үзе сөйләде. “Өлкәннәр белән эшләргә бик яратам. Алар инде тормыш тәҗрибәсен туплаган, кинәшләрен бирәләр”, диде Эльвира Сәлимҗанова.

Эльвира Сәлимҗанова татар һәм рус телләрендә күпсанлы җырлар авторы. Соңгы елларда күбрәк татар җырлары туа икән. Көйләрне ул җирле авторлар сүзләренә яза. Беренче җырын журналист Эльмира Нигъмәтҗан сүзләренә иҗат иткән. “Ул вакытта шигырьнең эчтәлеген аңлап, көй язу зур проблема тудырса, хәзер татар көйләре бик җиңел туа. Хәзер татарча көйләр иҗат итмичә булдыра алмыйм, күңелем китек кебек”, дип сөйләде Эльвира Сәлимҗанова.

“Халкым белән горурланам” концертында да ул Воткинскидан Гөлфия Исхакова сүзләренә язылган җырын башкарды.

“Яшьлек” ансамбле
“Яшьлек” ансамбле
“Яшьлек” ансамбленең күпчелек әгъзалары инде олы яшьтә. Кайберләренә инде алты хәтта җиде дистәдән дә артык. Әмма халкыбыз җырларына мәхәббәт, күңел күтәренкелеге аларга өйдә утырырга ирек бирми. Хаҗия апа Нәбиевага, мәсәлән, 73 яшь. Бик теләп йөри ансамбльгә. “Яшьләрдән калышырга теләмим”, диде Хаҗия апа.

Коллектив үткән елда Самарда булып узган “Түгәрәк уен” фестивалендә катнашып, дипломнар, лауреат исемнәрен алып кайтты. Светлана Борһанова, Рәзилә Каерова, Заһирә Рәшитова әле бүген дә Самарадагы очрашулар, чыгышлары хакында сагынып сөйлиләр.

Фәнил Шәйхетдинов
Фәнил Шәйхетдинов
Коллективның баянчысы Фәнил Шәйхетдинов Актаныш төбәгеннән. Кечкенәдән татар җырлары белән үскән, оста баянчы. Шуңа да бу һөнәре аны коллективка йөртә. Самарда “Түгәрәк уенда” башка коллективлардан борынгы көйләребезне ишеткән, йолаларны оста сәхнәләштерүләре дә гаҗәпләндергән. Аларны үзләрендә җитәкчеләре белән сәхнәләштерергә ниятләре.

Концертта 2012 елда төрле бәйге һәм фестивальләрдә җиңү яулаган балалар коллективлары да катнашты. Алар элек татар теле укытылган шәһәрнең 2нче һәм 21нче санлы мәктәп укучылары һәм беренче сәнгать мәктәбе балалары. 21нче мәктәп укытучысы Мәүлидә Фәйрүзева “Балаларның телне укытмыйлар дип аерылышасы килми, түгәрәктә шөгыльләнүне дәвам итәбез”, диде.

Шәһәрнең икенче санлы мәктәбендә дә татар теле укытылмаса да, (балалар саны тиешле күләмдә җыелмаган), алар шулай ук татар сәнгать түгәрәкләрендә аралашуларын дәвам итә. Әйтергә кирәк, ТИҮ вәкилләре сүзләренчә, балаларны татар сыйныфына туплау максаты белән өйдән-өйгә йөргәннәр. Татар гаиләләре балаларын татар сыйныфына яздырудан баш тарткан, әмма катнаш гаиләләр улларын-кызларын шундый сыйныфларда укытудан баш тартмый икән.

Сәхнәдә үз-үз тотышы, һәрвакыт матур җырлар белән милләттәшләребезнең күңелен күтәрүче Рөстәм Вәлиев яңа җыр тәкъдим итте тамашачыларга.

Залдагы халыкны Сарапул шәһәре татар иҗтимагый үзәге рәисе Фаил Исламгалиев, Удмуртия ТИҮ президенты Фнүн Мирзаянов, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Равил Шәрифуллин, “Яңарыш” газетасы баш мөхәррире Рәмзия Габбасова сәләмләделәр. Алар шәһәрдә милли эшләрдә актив катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Халкым белән горурланам концерты балалар һәм өлкәннәр катнашында “Сабантуй” күренеше белән тәмамланды. Аның сәхнәләштерүче Эльвира Сәлимҗанова. Ул җирле авторлар сүзләренә җырлар язган. Әлеге күренеш белән алар “Туган җирем буйлап сәяхәт” дип аталган республикакүләм фәнни-гамәли конференциядә катнашып, лауреат исемен яулаган.

Эльвира Сәлимҗанова сәхнәдә балалар белән
Эльвира Сәлимҗанова сәхнәдә балалар белән
“Минем коллективта бик күп башка милләт вәкилләре. Мин үзебезнең милләт балаларын гына түгел, башка милләттәрне дә татар сәнгате белән танышыра алуым белән шатланам. Балалар кечкенәдән татар моңнарын ишетеп үссен”, диде Эльвира Сәлимҗанова.

“Халкым белән горурланам” концертыннан тамашачылар зур канәгатьлек хисе белән таралды. Алар аеруча балаларның татар биюләрен, җырларын башкаруына шат.
XS
SM
MD
LG