Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Төркия сәнгате күргәзмәсе ачылды


Казанда Төркия күргәзмәсе ачылды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:52 0:00

Казанда Төркия күргәзмәсе ачылды

2 апрельдә Казан Кирмәне “Манеж” күргәзмәләр залында Төркиядән китерелгән “Яшерен хәзинә. Классик төрек сәнгате” исемле күргәзмә ачылды.

Күргәзмәне Татарстанга эшлекле сәфәр белән килгән Төркия парламенты рәисе урынбасары Мерал Акшәнәр белән Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачты.

Мөхәммәтшин ачылышта ясаган чыгышында Татарстан халкы Төркиянең тарихы, аның музей байлыклары белән якыннан кызыксына, дип белдерде.

Оештыручылар сүзләренә караганда, әлеге күргәзмә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Төркия парламенты рәисе Җәмил Чичәк ярдәме белән оештырылган беренче музей проекты булып тора.

Күргәзмә иртәнге уннан алып кичке алтынчы яртыга кадәр тамашачыларга 30 апрельгә кадәр ачык булачак.
XS
SM
MD
LG